Тыңлый, аңлый белә
Абад Абдулла улы Сарсенбаев… Райондашларыбызның олысына да, кечесенә дә таныш исем. Кырык ел ул район үзәк хастаханәсендә терапевттабиб буларак хезмәт куя. Шул дәвердә аның район халкы алдында намуслы фидакарь хезмәте белән зур абруй яулаган табиб-шәхес булуына берәү дә каршы килмәс.
Моннан тыш, райондашларыбыз аны тәҗрибәле белгеч, мөлаем, сабыр холыклы, әмма үз эшен җиренә җиткереп башкаручы ир-егет буларак белә, таный. Бу аның 20 елдан артык участок шәфкать туташы Рәмзия белән килешеп, бер-берсен аңлап эшләвеннән дә күренә. Районкүләм танылу алган табиб 2015 медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан үткәрелә торган традицион республикакүләм “Ак чәчәкләр” тантанасында, соңрак, Мәскәүдә “Признание” дип исемләнгән бәйрәм чарасында катнаша.
Тумышы белән ул Әстерхан өлкәсенең Володар районы Алтыняр авылыннан, милләте буенча казах. Гаиләдә апасы Манзура, абыйсы Әхәд һәм тагын бер апасы Гайшәдән соң дүртенче бала булып туа. Әтисе Абдулла ага Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтта саперлар полкы инженеры буларак хезмәт иткән. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике тапкыр Кызыл Йолдыз Ордены белән бүләкләнә. 1964 елда вафат була. Әнисе Мәрфуга апа башлангыч сыйныфлар укытучысы.
1977 елда Новинская урта мәктәбен тәмамлаган уку алдынгысы, яшь, энергияле, шул ук вакытта беркадәр максималист та булган Абад күңелендә “Кая барыйм икән?” дигән сорау тумый. Беренчедән, ул вакытта Әстерханда югары уку йортлары өчәү генә була. Икенчедән, булачак шәп хирург, бертуган абыйсы Әхәд тә шунда белем ала. Әлбәттә, һөнәр сайлаганда аның да тәэсире тими калмый. Тәвәкәлләп ул документларын шушы уку йортына илтеп бирә. Әлеге уку йортының дәвалау факультетын тәмамлаган яшь белгеч интернатураны республикабызның Яшел Үзән шәһәрендә үтә. Хезмәт урыны билгеләнеше буенча (распределение) аны Теләчегә билгелиләр. Ул чакта Теләчедә участок хастахнәсендә терапевт вазифасы бөтенләй дә булмый.
Тиешле өч елны эшләгәч, яшь гаилә 1987 елда Әстерхан шәһәренә кайтып китә. Абад Абдулла улы хәләл җефете Елена Александровна белән бик яшьли өйләнешә. Әмма алар Әстерханда да, Казахстанда да озак юанмыйлар, теләчелеләр бәхетенә кабат бирегә әйләнеп кайталар һәм төпләнеп яши, халыкка хезмәт итә башлыйлар. Биредә алар дустату гаиләдә - кызлары Ассель белән уллары Маратны тәрбияләп үстерделәр, икесенә дә югары белем бирделәр. Бүген Ассель гаиләсе белән Мәскәүдә гомер итсә, Марат Казанда төпләнгән.
Тәҗрибәле табиб бүген дә районның сәламәтлек саклау системасына үзеннән лаеклы өлеш кертүен, халыкка игелекле хезмәт итүен дәвам итә. Пациентларның рәхмәтле сүзләре - аның йөрәгенә хезмәт дәрте өсти, аның район халкы өчен кыйммәтле белгеч булуын дәлилли. Алар сиңа терелүенә, аякка басуына зур өмет-ышанычлар белән кергәндә башкача була да алмыйдыр. Хезмәтеннән бушаган арада ул бакчачылык белән шөгыльләнергә ярата. “Эштән арып кайтып, бакчага чыксаң, тән генә түгел, җан да ял итә. Үсемлекләргә дә һәрдаим тәрбия, дәва кирәк бит. Кичләрен, саф һавада шуларны тәрбияләп, дәвалап үземә җан рәхәте алам”, - ди ул бу хакта.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев