Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыныч булсын берүк дөньялар!

Тыныч булсын берүк дөньялар

Җәй айлары, тиздән Сабантуйлар,
Матур бәйрәмебез бит алда.
Иҗат кешесе ул гади түгел,
Дөнья рәхәтлеге хыялда.

Бакчамдагы үскән алмагачлар,
Чәчәкләргә кабат төрелә.
Тәрәз төбендәге гөлләрем дә,
Кояш нурларына урелэ.

Очар канатларым әгәр булса,
Кочар идем зәңгәр күкләрне.
Ямьле җәйләр белән котлар идем,
Якын дус, туганнар, күпләрне.

Иҗат кешеләре гади сүзне,
Шигырь итеп яза белә ул.
Чәчәк атып һәрчак күңелендә,
Матурлыкны күрә белә ул.

Кем яратмый икән һаваларда
Ераклардан кайткан казларын?
Ишетә белү кирэк табигатьнең.
Йөрәкләргә кергән моң барын.

Ямьле җәйләр көн дә кабатланмый,
Матурлыгын тою кирәктер.
Хыял диңгезендә йөзгәннәрне,
Аңлаучылар хәзер сирәктер.

Күңел хисләремне шигырь өчен,
Эзләп язам бары кирәген.
Авыр сүзләр үткен хәнҗәр булып,
Яралыйдыр шагыйрь йөрәген.

Тешне кысып түзгән чаклар була,
Чыдыйсың, тик сүзең дәшмисең.
Тыныч кына, тавыш күтәрмичә,
Дөньяларда килә яшисем.

Йөри алмый кемдер, өйдә ята,
Шунысы бигрәк өтә күңелне.
Үз аягың белән туры атлап,
Өйгә кайту бэхет түгелме?

Таулар кичеп, диңгез гизәр идем,
Ташып торган әле көчем бар.
Күңелемә көн дә сихәт биргән,
Җиң сызганып эшлэр эшем бар.

Мин яратам сине, туган илем,
Мондый матурлыклар кайда бар?
Һәр кешегә озын гомер теләп,
Тыныч булсын берүк дөньялар.

Газинур Әхмәтҗанов, Азнакай шәһәре. 7 июнь. 2022 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев