Тырмалыйлар, тукландыралар, дым каплаталар
Бүген муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче” ширкәте, “Әхмәтова. Г.Ф” һәм “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыклары басу-кырларында булып, язгы кыр эшләренең барышы белән танышты.
- Күпьеллыкларны, көзге культураларны тукландыру һәм тырмалау кебек мөһим агрочараларны төгәлләп, кичекмәстән дым каплатуга, чәчү эшенә күчү зарур. Бөртекне туфракка дым бар чагында күмдереп калдырырга тырышыйк!, - диде ул авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә һәм белгечләргә мөрәҗәгать итеп.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев