Төзүчеләр көне белән
Хөрмәтле төзүчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз
Тормышның үзе кебек үк районда төзелешләрнең, төзекләндерү эшләренең туктап торганы юк. Яңа йортлар, объектлар, спорт мәйданчыклары сафка баса, юллар салына, социаль учреждениеләрдә, күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. Сезнең хезмәт район үзәге - Теләчегә, башка торак пунктларга үзгә ямь өсти. Төзү оешмалары районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә, яңа эш урыннары барлыкка килә. Үз һөнәрен яратып, фидакарьлек күрсәтеп эшләүче ташчыларның, штукатур-малярларның, балта осталарының, монтажчыларның, юл төзүчеләрнең һәм башка һөнәр ияләренең хезмәте олы ихтирамга лаек. Без кыенлыкларны җиңә барып, үз эшләрен намус белән үтәүче барлык төзүчеләргә, тармак ветераннарына чын күңелдән рәхмәт әйтәбез һәм җаваплы, физик көч таләп итүче хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез. Сез тудырган матурлык райондашларыбызны озак сөендереп торсын, хөрмәтле төзүчеләр!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев