Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылар тег-регби уйнадылар

Бүген, ягъни 5 май көнне, “Батыр” спорт комплексында тәүге тапкыр “Уенда бул! - Будь в игре” дип исемләнгән тег-регби Мәктәп лигасы уеннарының муниципаль этабы булып узды.

Барлыгы тугыз команда - Шәтке, Олы Нырсы, Олы Мишә, Алан, Үзәк, Иске Җөри, Теләче урта мәктәпләре һәм Баландыш, Сауш төп мәктәпләре укучылары көч сынашкан район беренчелеген ачу тантанасында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Татарстан Республикасының регби буенча спорт мәктәбе директоры вазифаларын башкаручы, ярышларның баш хөкемдары Ленар Зәйнетдинов катнашты һәм чыгыш ясады.

Ленар Гадил улы белдергәнчә,  “Уенда бул! - Будь в игре!” дип исемләнгән тег - регби Мәктәп лигасы уеннарының бүген өченче сезоны бара. Алдагы елларда Мәктәп лигасы уеннарында финалда ун команда көч сынашкан булса, быел ундүрт команда, шул исәптән безнең район командасы да чыгыш ясаячак. Әлеге хокукны бүген муниципаль этапта беренче урынга чыккан Теләче - 2 командасы яулады. Икенче урынга - Теләче - 1 командасы лаек булса, өченче һәм дүртенче урыннарга Баландыш төп мәктәбе белән Алан урта мәктәбе укучылары чыкты. 

Тег-регби үтә киренке һәм мавыктыргыч уен. Уңышка ирешү өчен җитезлек кенә түгел, команда да уйный белү дә кирәк. Әлбәттә, әлеге ярышның да финалы күз яшьләресез генә булмады. Кайберәүләргә оттыру ачысын күз яшьләре белән басарга туры килде.

Бүләкләү тантанасында ярышта катнашкан мәктәп командаларына Татарстан Республикасы регби федерациясе тарафыннан әзерләнгән сертификатлар, уенчыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Җиңүче командаларга исә моннан тыш, Дипломнар, Кубоклар, укучыларга һәм аларның укытучыларына медальләр тапшырылды.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев