Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ул санамый гомер чакрымнарын..

Укытучы булу - гомерлеккә белем илендә калу дигән сүз дә бит әле. Анда яшәү өчен гаять түземлелек, эш сөючәнлек, пөхтәлек, җыйнаклык һәм тагын бик күп шундый сыйфатларга ия булу таләп ителә.

Мондый олуг исемгә лаек булу өчен күп укырга, педагогик осталыгыңны даими арттырырга, камилләштерергә кирәк. Һәм, әлбәттә, балаларны үз балаң күк ярату, алар белән аралашудан тәм табу, гомереңне шул изге эшкә багышлау зарур. Әлеге язмабыз да нәкъ шундый үз эше белән “авыручы” мөгаллимә хакында. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең география укытучысы, “Теләче” район газетасының даими хәбәрчесе, Арча педагогия училищесында бергә укыган төркемдәш дустыбыз Әскәрова Флүзә Гайсә кызы бүген, ягъни 4 нче февральдә күркәм гомер бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен каршы ала. Вакыт елгасының гомер ташкыны эчендә кайныйкайный, Флүзә таныш сукмагы буйлап эшкә ашыга. Үзе дә шаян, шук, хәрәкәтчән, үзсүзле, шул ук вакытта бик таләпчән, нечкә, самими күңелле, һәрнәрсәдән кызык, ямь таба торган кызның да әлеге мәктәпкә эшкә килгәненә кайчан гына иде. Баксаң, мөгаллимлек юлыннан узган тырыш хезмәтенә дә 36 ел булган, чәчләренә дә матур кырау төшеп, акыл туплаган асыл бер чоры килеп җиткән икән. Флүзә – һәр укучысының тормышына үз өлешен керткән, күңел җылысын, энергиясен биреп, укучыларын дәресләрендә бушлай дөнья тирәли сәяхәткә алып чыгып, үзенең профессиясе белән янып яшәүче чын укытучы булган зат. Гаделлектә, сабырлыкта, җитезлектә, төгәллектә аңа тиңнәр юк. “Ул санамый гомер чакрымнарын, Саный бары кылган эшләрен”, - дип, шигъри юллар белән дәвам итәсе килә мөхтәрәм укытучы Флүзә ханым турындагы язманы. Арча педагогия училищесын уңышлы тәмамлап, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтында география фәне буенча белем алган Флүзә хезмәт юлын укытучы булып башлап, директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып та эшли, мәгарифне үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Туктаусыз эзләнүе, тырышлыгы, тынгысызлыгы яңа үрләр яуларга булышлык итә. Тукай әйтмешли, исле гөл янында иссез гөл дә хуш исләнә. Флүзә Гайсиновнаның фәнен яратуы, җитезлеге аның тирәсендәгеләргә дә шактый тартылырга, җитдиләнергә ярдәм итә. Халык ихтирамын яулаган шәхес ул, олысы да, кечесе дә аны хөрмәт итә. Мәктәп сукмагыннан кемнәрне генә олы тормыш сукмагына озатып җибәрмәгән: үзе кебек укытучы һөнәрен сайлаучыларны да, шәфкать туташларын да, икмәк үстерүчеләрне дә, җитәкче органнарда эшләүчеләрне дә. Бу кеше тормышының, олы эшчәнлегенең бер ягы гына. Әмма олы бәхет өчен бу гына җитми, гаиләң, шәхси тормышың да көйле булу кирәк. Флүзәнең янәшәсендә аны аңлаучы тормыш иптәше Рафисның да роле зур. Алар ике ул тәрбияләп үстерделәр. Бүген инде ул үзе дә кайнана. Килен- кызы, улларының, оныкларының яраткан әниләре, дәү әниләре. Төркемдәш дустыбыз хезмәте белән генә түгел, гаиләсе белән дә көчле. Әтиәнисеннән күчкән тырышлык, максатка омтылу сыйфатлары Флүзәне гомере буе озата бара. Дустыбыз Флүзә! Киләчәктә дә һәр туар таңга шатланып, хезмәт уңышларына ирешергә, тормыштан тәм табып, куанып яшәргә язсын. Гел шундый яшь күңелле, тормыш сөючән, сабыр, мәрхәмәтле йөрәкле бул, ару-талуны белмә, йөрәгең бүгенгедәй ашкын, өметле, хыялларга бай булсын. Алдагы көннәреңдә дә тормышыңның бүгенгедән дә матуррак, бәхетлерәк булуын, сәламәтлектә яшәвеңне телибез. Бар хыялларың тормышка ашсын, хәләл җефетең Рафис янәшәсендә тигезлектә яшәп, улкиленнәреңнең, оныкларыңның иң кадерле әнисе, әбисе булып, аларның шатлыкларына сөенеп, тазалыкта, байлыкта озын гомер кичерергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен үзегезгә. Укыткан укучыларыңнан да рәхмәт сүзләрен генә ишетеп яшәргә насыйп булсын! Таң нурлары булып йортыгызга Ак бәхетләр генә сибелсен. Түп-түгәрәк булсын тормышыгыз, Юлларыгыз гөлгә күмелсен.

Тирән хөрмәт белән Арча педагогия училищесының 1986 нчы елгы чыгарылыш “Д” төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев