Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

«Ура, авылга!»

Җәй, авыл, рәх-ә-әт!

Быелгы җәйдә Теләчегә керүчеләрне, китүчеләрне әнә шул исемдәге баннер каршы алды һәм озатып калды. Һәм һәркайсыбызны, бигрәк тә шәһәрдән авылга әби-бабасына, туганнарына кунакка кайтучы балаларны кызыктырып, үзенә чакырып торды. “Ура, авылга!” проектында ял итүче балалар өчен дә бу нәкъ шулай булды. 

Без моның шулай икәненә, 30 июль кичендә, “Батыр” спорт комплексы янәшәсендә урнашкан ял паркында Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында үткәрелгән чарада тагын бер кат инандык. Биредә Баландыш, Олы Кибәхуҗа, Олы Мәтәскә авылларында бер ай  дәвам иткән проект эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, аны үткәрүдә актив катнашкан, теләктәшлек белдергән остазларга, әйдәманнарга, иганәчеләргә, авыл җирлекләре башлыкларына Бөтенроссия “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр иҗтимагый - дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасы Төбәк бүлеге җитәкчесенең, Теләче муниципаль районы бышлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рәсми чыгышлар һәм бүләкләүләр -  шаян уеннар, биремнәр, балаларның уен-көлкеле җыр-биюләре һәм шат авазлары белән үрелеп барды.

Исегезгә төшерәбез,  “Ура, авылга!” проекты менә икенче ел рәттән, районда Бөтенроссия “Алдынгылар хшәрәкәте” балалар һәм яшьләр иҗтимагый - дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге (җитәкчесе - Тимур  Җәүдәт улы Сөләйманов) башлангычы белән Татарстан Республиикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Готоф улы Әхмәтов ярдәме белән оештырыла.

Балаларның җәй ялына яңа формат булып килеп кергән проект турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев