Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урамда каз асраган өчен штрафка да тартырга мөмкиннәр

Теләче муниципаль районы торак пунктлары территорияләрендә санитар чисталыкны һәм тәртип булдыруны тәэмин итү турында башкарма комитет җитәкчесенең махсус карары бар.

Билгеле инде, әлеге кагыйдәләрне бозган гражданнарга карата бөркетмә төзелә һәм аның нигезендә район административ комиссиясе тарафыннан төрле күләмдәге суммада штраф билгеләнә. Ни кызганыч, әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр дә очраштыргалый.  

Хәзер кайбер авылларда бик күпләп каз асраучылар бар.  Дөрес, барсы да түгел, ләкин казларның урамнарны, машиналар йөри торган юлларны пычратып йөрүләре матур күренеш түгел. Мал - туар яисә кош- корт асрыйсыз икән аларны тиешле урында тота да белсәгез иде, диясе килә! 

Зөлфия Ибраһимова.

Фото: https://www.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев