Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урамдагы аномаль салкынны да оныттык

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, агымдагы елның 24 августында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең 168 номерлы боерыгы нигезендә игълан ителгән “Национальные достояние - Милли хәзинә” исемләнгән халык фольклоры фестиваль конкурсы районыбызда яшәүче халыкларның йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, яңарту һәм популярлаштыру максатын куя.

Фестиваль конкурс кысаларында тәкъдим ителә торган концертларда төрле этник төркемнәргә, этник биләмәләргә бүленгән халыкларның төрледән-төрле бай мәдәниятләре танышырга мөмкин. Концертларда шуларны түкми-чәчми балалар һәм яшьләребез күңеленә күчерү бурычы куела. Биредә традицион мәдәният аша сәләтле башкаручылар, коллективлар барлана, аларның башкару осталыгы арттырыла. Мәсәлән, 9 декабрь кичендә Казаклар авылы клубында узган фестиваль-конкурс концертында без моны ачык күрдек, тойдык. Йола, гореф-гадәт дигәннән, биредә фольклор коллективлар тарафыннан тамашачыларга “Яңа туган сабыйның чәчен алу” йоласы, “Кич утыру” күренешләре тәкъдим ителде. Шунысы игътибарга лаек, “Чәч алу” йоласының бер өлеше, яңалык буларак, видеофильм форматында тәкъдим ителде. 

Вокаль, инструменталь ансамбльләр, бию коллективлары, аерым башкаручылар чыгышы белән үрелеп барган концерт бер сулышта каралды.Үземә аеруча да  “Моң” инструменталь ансамбле егет, кызларының  халык көйләренә башкарылган тезмәләр ошады. Булдыралар! 2019 елда республика программасы нигезендә төзекләндерелгән җылы, якты, чиста һәм уңайлы клубта узган тамаша вакытында, хәтта урамдагы 40 градуслы салкын да, ул тудырган өстәмә мәшәкатьләр һәм уңайсызлыклар да онытылды…

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев