Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ураза – нигъмәтләр өчен шөкер итү чоры

Кичә, ягъни 15 апрель көнне, “Хәкимова” шәхси предприятисенә караган “Маяк” кафесында чираттагы районкүләм Ифтар мәҗлесе булып үтте.

Шәхси эшмәкәр Хәмит Габделхай улы Хәкимов тарафыннан үткәрелгән чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, өлкән буын вәкилләре катнашты. Районыбыз мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җитәкчелегендә узган мәҗлестә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече, Казан шәһәренең “Сәлах” мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев катнашты һәм чыгыш ясады. Иң элек мәҗлескә килүчеләрне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сәламләде һәм изге Рамазан ае белән котлады.

Фәнил Гаязов.

Ифтар мәҗлесендә яңгыраган чыгышлар, мәҗлеснең барышы турында тулырак “Теләче” газетасыннан укып белә аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев