Урман хезмәткәрләре көне уңаеннан агач утырттылар
Урман хезмәткәре көне уңаеннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында агачлар һәм куаклар утырту оештырылды.
Элеге чара балаларның игътибарын табигатьне саклауның мөһимлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәткә җәлеп итүнең менә дигән ысулы.
"Теләче" үсентеләре питомнигы" бүләк иткән куакларны утыртуда балаларның катнашуы, аларга балалар бакчасы территориясен яшелләндерүгә үз өлешләрен кертергә генә түгел, ә яшел үсентеләрне карау буенча гамәли тәҗрибә алырга да мөмкинлек бирә. Бу балаларны яшьтән үк экологик кыйммәтләргә якынайтуның менә дигән ысулы.
Мондый чаралар балалар бакчасын тагын да кызыклырак һәм уңайлырак урынга әверелдереп кенә калмый, ә балаларда табигатькә сакчыл мөнәсәбәт, аны саклап калу өчен җаваплылык хисе дә тудыра. Балалар утырткан куаклар бик яхшы үсәчәк һәм балалар бакчасына йөрүчеләрне сөендерәчәк диеп ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев