Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үрнәк алыр урын бар

Билгеләнгән планнарны тормышка ашыру өчен еш кына финанс мөмкинлекләре җитми. Нәкъ менә төрле кызыклы проект авторларына ярдәм итү өчен республикада грантлар системасы эшли – алар ярдәмендә иң кыю идеяләр һәм теләкләр чынга ашырыла.

Грант белән мин үзем ун еллар элек үк таныш. Мәдәният өлкәсендә эшләгәндә бу юнәлеш буенча төрле министрлыклар уздырган бик күп кенә бәйгеләрдә катнашырга, үз практикамда  грантлар оту бәхетенә ирешергә  туры килде. Бу хакта, инде берничә тапкыр грант конкурсларында җиңү яулаган Үзәк авылы мәдәният йорты директоры Кристина Майсурадзе белән әңгәмә кордым.

  • Кристина, белүемчә син берничә ел рәттән грант конкурсларында катнашып, яхшы гына нәтиҗәләргә ирештең. Ничек катнаша башладың мондый бәйгеләрдә? Нәрсә ул грант?
  • Гади сүзләр белән әйткәндә, грант ул – җәмгыятьтә ниндидер проблеманы күтәреп чыгу, проблеманы чишәргә ярдәм итәчәк финансларны исәпкә алып, төгәл адымнар белән чишү. Ә проблемалар бихисап, алар мәдәният, мәгариф, спорт, экология, сәламәтлек саклау һәм башка бик күп өлкәләрдә булырга мөмкин. 
    Грант ни өчен кирәк дигәндә, проектны язганда авырлыклар килеп чыкса, аны чынга ашырганда күпкә җиңелрәк була. Чөнки алдан ук  чараны уздырыр өчен партнёрлар табылган, отышлы һәм отышсыз яклары исәпкә алынган, эшне башкарып чыгар өчен һәрбер адым уйланылган. Иң мөһиме,  бу -  эшләрне башкарып чыгу өчен акча табу ысулы. 2019 елны мин беренче тапкыр РИТЭК оешмасы аркылы заявка тапшырып карады һәм оттым. Шул ук елны әлеге проектым белән Татарстан Республикасы яшьләр комитеты уздырган “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе”  дип исемләнгән бәйгедә дә җиңү яуладым. Быел инде менә тагы бер конкурста, шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр комитеты–уздырган бәйгедә  җиңү яуладык.
  • Әлеге проект буенча сөйләп кит әле, нәрсәләр эшләргә җыенасыз?
  • Проектымның исеме “Аврора – Паруса Надежды” дип атала. Мәдәният йортында “Аврора” дип аталган театр берләшмәсе эшләп килә. Анда авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар йөри. Әгәр дә  бала имин булмаган гаиләдән икән, димәк  аннан бернәрсә дә барып чыкмаячак дигән фикер белән мин килешмим. Бер баланың “миңа кем дә булса ышансын иде” дигән сүзләре хаман күңелемдә йөри. Шул сүзләрдән соң миндә  “ә нигә ышанмаска әле аларга” дигән фикер туды. Менә шулардан соң инде әлеге проект өстендә эшли башладым. Бөтен Теләче районы буенча авыр гаиләдә тәрбияләнүче балаларны җыясым килде. Ләкин райондашлар  “менә Кристина аларны җыйган да нидер эшли” дип уйламасыннар иде. Минем төп максатым – аларны бергә җыю түгел, ә аларны  башка балалар белән аралаштыру һәм  бергә булганда ниндидер максатларга ирешеп була икәнен аңлату.  Проектның соңгы чарасы булып, район буенча, декабрь аенда - инвалидлар декадасы уңаеннан зур чара - бәйрәм  уздыру тора. 
  • Шушындый конкурсларда катнашу теләге булган райондашларыбзга нинди киңәшләреңне бирер идең?
  • Беренче чиратта - курыкмаска. Үз идеяләрегез белән янып яшәргә. Эшегезне яратырга. Әлбәттә, конкурсларда катнашмыйча гына да үз проектларыңны тормышка ашырырга мөмкин. Ләкин, аңларга кирәк, грант отып үткәрсәгез сезнең чарагыз күпкә яхшырак килеп чыгачак. Сезне районда яки республикада күреп аларга мөмкиннәр. Соңгы сүзем итеп, минем балаларга яки әти-әниләргә генә түгел,  идеяләребезне тормышка ашырырга безгә шушындый мөмкинлекләр биргәннәре өчен республика җитәкчелегенә дә рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Зөлфия Ибраһимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев