Урта Мишә авылында “Яңа ел могҗизалары” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды
Кыш бабайлы Яңа ел - һәр баланың иң көтеп алынган бәйрәме. Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре клубта балалар өчен “Яңа ел могҗизалары” дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар.
Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәтте: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды.
Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрвакыт шулай балаларның көләч йөзләрен, шатлыклы авазларын ишетеп торырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев