Урта Мишәдә бәйрәм чаралары дәвам итә
Кыш бабайлы Яңа ел - һәр баланың иң көтеп алынган бәйрәме ул. 6 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Ап-ак карлы, могҗизалы Яңа ел!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды.
Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан һәр балага күчтәнәчләр таратылды. Дөньяларыбыз тыныч булып, һәрвакыт шулай балаларның көләч йөзләрен, шатлыклы авазларын ишетеп торырга язсын иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев