Уртага салып сөйләштеләр
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары уңышлы дәвам итә. Аның чираттагысы, 20 гыйнвар көнне, Алан авылы мәдәният йортында узды.
Муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында узган җыенда 2025 елда җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, яңа 2026 елга бурычлар билгеләнде. Бу хакта җыендагыларга авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтов сөйләде.
Аннары сүз районның ветеринария, экология хезмәте, урман хуҗалыгы вәкилләренә, полиция хезмәткәрләренә һәм муниципаль район башкарма комитеты белгечләренә бирелде. Аларның чыгышларында авыл халкы өчен мөһим булган сукбай этләр, кыргый һәм йорт хайваннарындагы йогышлы чирләр, шәхси хуҗалыкта мини-фермалар төзү өчен, мөгезле эре терлекләргә, кош - кортка дәүләт ярдәме алу кебек мәсьәләләр күтәрелде.
Җыенда йомгаклау сүзе белән муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин чыкты. Ул үзенең чыгышында җыендагыларны бүгенге республика, район тормышы белән таныштырды.
Алан авылында узган халык җыены турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев