Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үсә, ныгый, камилләшә

Бу көннәрдә Гражданнар Оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең оешуына - 90 ел тулды. Гражданнар Оборонасы гомер-гомергә ил бөтенлеген, халыкның иминлеген тәэмин итүдә иң мөһим тармак булды һәм булып кала бирә.

1932 елның 4 октябрендә СССР Халык Комиссарлары Советы Һава көчләре гаскәрләрен булдыру турындагы Нигезләмәне раслый. Әлеге чара халык иминлеген, стратегик әһәмияткә ия булган объектларны дошман һөҗүменнән саклау максатыннан күрелә.

Гражданнар Оборанасы тарихында героик сәхифәләр аз язылмаган. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында әлеге төр ведомство сугышчылары тарафыннан бик күп күләмдә миналар, снарядлар зарарсызландырыла, янгыннар сүндерелә. Алдан кисәтү нәтиҗәсендә бихисап һәлакәтләр булмый, мәдәни мирас һәм икътисадый яктан әһәмиятле булган объектлар, иң мөһиме - миллионлаган кешеләрнең гомере сакланып кала, халык хуҗалыгы торгызыла. Массакүләм юк итү коралы барлыкка килгәч, 1961 елда Һава көчләре гаскәрләре Гражданнар Оборонасы системасы итеп үзгәртелә. Бу чорда халыкны массакүләм юк итү коралыннан саклау, һәлакәт зонасыннан коткару кебек чаралар беренче планга чыгып, дәүләткүләм әһәмиятле эшкә әверелә.

Соңрак, Гражданнар Оборонасы хезмәткәрләрен табигый бәлаказалар вакытында, аларның нәтиҗәләрен юк итүдә файдалану ихтыяҗы килеп баса. Тормыш үзеннән-үзе гражданлык оборонасы хезмәтен чиста оборона чараларыннан тыныч көннәрдәге бурычларны хәл итүгә күчерә. Әлеге хезмәтнең яңа тормыш этабы әнә шулай башлана. 1990 елда Россия коткаручылар корпусы оеша. Соңыннан, ягъни 1994 елда ул Россия Федерациясе Гражданнар Оборанасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы итеп үзгәртелә. Хәзер әлеге хезмәтнең идарә һәм хәбәр бирү системасы елдан-ел камилләшә бара. Бүген алар алдында иң тәҗел мәсьәлә булып, халыкны террорлык актларыннан, табигый, техноген бәлаказалардан саклау, саклану чараларына өйрәтү, укыту бурычы тора. Шуңа да, оператив хезмәткәрләргә гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүдә югары әзерлек режимында эшләргә туры килә. 90 еллык тарих артында меңләгән кешеләрнең намуслы, фидакарь хезмәте ята. Буыннар арасындагы элемтә, өлкән буын хезмәткәрләрнең тәҗрибәсен уртаклашу гражданлык оборонасы хезмәтен оештыруда, камилләштерүдә таяну ноктасы булып тора.

Яңадан торгызылган Теләче районында Гражданнар Оборонасы бүлеге 1992 елда Илгиз Нигъмәтулла улы Гафиятуллин тарафыннан оештырылды. Ул әлеге вазифада 2004 елга кадәр хезмәт куйды. Аның эшен 2004 елдан 2013 елга кадәр Заһир Таһир улы Һадиев, 2013 елдан 2021 елга кадәр Хомченко Олег Борисович лаеклы дәвам итте.

Илһам Гарипов, Татарстан Республикасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге консультанты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев