Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үсеш юллары каралды

Бүген Казаклар авылы клубында умартачылар өчен семинар-киңәшмә үткәрелде.

Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагындагы, бигрәк тә умартачылык юнәлешендәге эшчәнлек, аның табыш-югалтулары, үсеш юллары турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте баш агрономы Айдар Габделганиев, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте баш агрономы Искәндәр Шакиров, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәт баш агрономы Илнур Тимербаев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек бүлегенең умартачылык буенча әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гарипов һәм район умартачылары берлеге җитәкчесе Нияз Сабирҗанов сөйләде.

Киңәшмәдә йомгаклау сүзе белән Нәҗип Хаҗипов чыкты.

Азактан умартачылык тармагында озак еллар дәвамында уңышлы эшләп килгән умартачыларга - Айрат Гарипов (Теләче) белән Рамилә Сибгатовага (Лесной) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты, Рафаэль Мостафин (Алга) белән Васил Мозаффаровка (Шәтке) Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы, ә Ильяс Ибраһимов (Үзәк) белән Самат Мөхәммәтҗановка (Олы Мишә) Теләче муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук семинар-киңәшмә алдыннан үткәрелгән “Иң яхшы бал” бәйгесендә җиңүчеләр дә Дипломнар белән бүләкләнде. Алар: Рафаэль Мостафин (Алга), Нияз Сабирҗанов (Күкчә), Марсель Мөхәммәтов (Саба районы Олы Шыңар авылы). Умартачылар белән тыгыз хезмәттәшлек иткән агрономнар исә район умартачылар берлегенең бүләкләренә лаек булды.

Фәнил Гаязов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев