Ут күздән сак булыйк
Узган 2024 елда, районда барлыгы 11 янгын чыгу очрагы теркәлде. Янгыннар нәтиҗәсендә 8 корылма һәм 1 техника тулысынча янып бетте, 6 корылмага һәм 1 техникага зур зыян килде, 1 кеше янгыннан тән җәрәхәтләре алды.
Янгыннардан килгән зыян 10 миллионнан сумнан артып китә. Янгын чыгуларының төп сәбәбләре булып 5 очракта - электр үткәргечендә кыска ялганыш килеп чыгуы, 2 очракта - мичләрнең төзек булмавын белә торып ут төртү һәм 1 очрак - яшен сугу, ризык әзерләгәндә ут белән саксызлык күрсәтү, транспорт чарасы механизмнарының һәм төеннәренең төзексезлеге тора. Янгыннар кешеләрне бик авыр хәлдә калдыра, күп вакыт кешеләр янгын сагына шалтыратырга онытып, еш кына килеп чыккан хәлләрне телефонга төшереп социаль челтәрләргә янгын сүндерүчеләрнең ничек озак баруы һәм сусыз килүләре турында язмалар куя башлыйлар. Игътибарыгыз өчен: янгын сүндерү машиналары көн саен җылы гаражда су белән тутырылган килеш тора. КАМАЗ машинасына 8 тонна су сыя, 2 янгын сүндерү кәүсәсе белән сүндергәндә 7-8 минутта су тулысынча бетә.
Янгыннын сәбәпләре төрле булырга мөмкин, ләкин янгын вакытында кешеләр исерек хәлдә булса, янгыннан котылу мөмкинлеге бик аз була. Исерткечле эчемлекне чамасыз кулланмагыз, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, өйдә тәмәке тартмагыз. Электр приборларын караучысыз калдырмагыз, үз йортларыгызда электр үткәргече торышын күзәтеп барыгыз. Тузган электр үткәргечләрен яңасына вакытында алмаштырыгыз, бу эшне профессионалларга тапшырыгыз. Бер генә очракта да электр челтәрен артык тыгызламагыз, бер розеткага берничә көнкүреш приборы тоташтырмагыз. Җылыту мичләренең һәм төтен чыгу юлларының төзеклеген күзәтеп барыгыз. Бик еш кына кешеләр янгын вакытында дөрес карар кабул итә алмыйлар, югалып калалар, янган йортларга әйберләр, документлар артыннан керәләр һәм инде кире чыга алмыйлар. Шуңа күрә, мондый очракта янган йортларга кермәгез. Ялкын температурасы бик югары ә төтен тагын да куркынычрак, кайчагында бер-ике сулыш алу да җитә, кеше аның югалта, хәле начарлана. Янгынны вакытында ачыклау өчен, өйләрдә янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз, алар янгын чыккан очракта сезгә хәбәр итә ала, төнге вакытта сезгә уянырга ярдәм итәчәк. Шулай ук йортларда 4 литрдан да ким булмаган күләмдә порошоклы ут сүндергечләр булдырыгыз.
Ут күздән сакланыйк. Уяу булыйк. Ут куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыйк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Ут беркемне дә кызганмый. Янгын чыга калса 01, 2-11-01, 112 номерларына шалтыратыгыз.
Ленар Хакимуллин, Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсенең дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев