Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Үткәннәрне барлап» фольклор фестиваль - конкурсында катнаштылар

Марий иле республикасы Йошкар Ола шәһәрендә регионнар арасында узырылучы «Үткәннәрне барлап» дип аталган фольклор фестиваль - конкурс узды.

Бу чарада 60 фольклор коллектив  катнашкан. Җиңүчеләрне өч  номинация буенча билгеләгәннәр.  


- Чыгышларны дәрәҗәле жюри әгьзаларе бәяләде. Без - Теләче районы Балыклы авылы мәдәният йорты үзешчәннәре  бик эчтәлекле  чыгышлар белән катанштык әлег чарада.  "Вокал" номинациясендә  мөнәҗәтләр башкарып Каримова Эльмира - 2 нче,  Гатина Тәслимә - 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Биюче кызыбыз Гатина Тәслимә  "Каз канаты"  биюен башкарып 1нче дәрәҗә, ә  Гайнутдинов Рәфит "Ак Яр" татар халык жырын башкарып, 2 дәрәҗә Лауреаты исеменә лаек булды.  Бу чарада катнашучы энҗе бөртекләребез Йошкар Ола шәһәрендәге Татар үзәгендә эшләүче һәр хезмәткәргә үзләренең якты чырай белән каршы алулары, озатып калулары өчен рәхмәтләрен җиткерә, - диде мәдәният йорты директоры Эльмира Кәримова.

Районыбыз данын күтәреп кайткан бу егет кызларыбызга  алда тагын шундый зур унышларга ирешүләрен телик! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев