Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уңышлар сиңа, Динә!

“Беләге юан – берне егар, белеме булган меңне егар”, - диелә татар халык мәкалендә. Әлеге сүзләр Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын алтын медальгә тәмамлаган Динә Тимербаевага да туры киләдер, мөгаен. Җәмгыять белеменнән 100 баллга БДИ тапшырган райондашыбыз белән без дә очрашып сөйләштек.

-Динә, 100 балл булыр дип өметләнгән идеңме?

- Алай булыр дип башыма да китермәдем. 80-90 арасы булыр дип уйлаган идем. Иң беренче чиратта мине имтиханнарга әзерләгән укытучыларыма чиксез рәхмәтлемен. Шулай ук һәрвакытта да миңа терәк булган әти-әниемә зур рәхмәт. Әзерлек барышында алар мине күрмәде дә диярлек, ныклап әзерләнергә туры килде. “Син булдырачаксың, бер дә кайгырма”, - дип, һәрчак мине юатып, көч биреп тордылар. Шөкер, аларның ышанычларын акладым.

- Уңышка ирешүеңнең сере нәрсәдә?

- Иң мөһиме - тырышлык һәм сабырлык кирәк. Мәктәп программасы, укытучылар белән әзерләнгән дәресләрдән тыш, төрле вебинарлар карадым, онлайн-мәктәптә укыдым, түләүле дәресләр алдым. Аларда нәкъ тә менә имтиханда була торган биремнәр җентекләп аңлатыла. Килеп туган авырлыкларда югалып калмыйча, аларны җиңә белергә кирәк. Чыгарылыш сыйныф укучылары да имтихан дип коелып төшмәсен иде. Тырышлык, һәм тагын бер кат тырышлык булганда уңышка ирешеп була дип саныйм.

- Динә, авырлыклар дип әйтеп уздың. Нинди каршылыклар белән очрашырга туры килде?

- Көне буе бер урында гына утыру үзе нык ардыра. Күпме йокысыз төннәр узды, күңел төшенкелегенә бирелгән, елаган вакытлар күп булды. Мин кояш яктыртып торганда да укый алмыйм. Май аенда яңгырлы көннәрдә әзерлек җиңелрәк барды. Ә инде менә ахыргы атнада бераз кыенгарак туры килде.

- Хәзер кая укырга керү теләге белән янып йөрисең?

- Мин мәктәптә укыганда ук татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәндем. Әлеге фәннәрдән халык-ара, төбәкара олимпиадаларда да катнашып, призер булырга туры килде. Шуңа да Казан федераль университетының филология һәм журналистика факультетына укырга керергә булдым. Керү имтиханнарына әзерләнеп йөргән мәлем.

- Менә бит... Уңышлар сиңа, Динә. Киләчәктә, бәлки, үзебезнең сафларда да күрергә насыйп булыр. Хыялларыңның тормышка ашуын телибез!

Алинә Шәмәрданова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев