Үз аяклары белән йөри алмаса да, биш вакыт намазын калдырмый
Айрат безне үзенең таланты белән генә түгел, киң күңелле булуы белән дә таң калдырды.
Үзенә ярдәм бик кирәк булса да, җыелган акчаларыннан башкаларга да өлеш чыгара. «Күңелем кушканча эшлим, бүлешеп яши белергә кирәк», – ди Айрат Якупов.
Язмыш сынавы
Айрат – Теләче районы егете. Люзия белән Айдарның көтеп алган беренче балалары. Балалары туасын белеп, яшь гаилә сөенечтән зур хыяллар белән яна. Тик язмыштан качып булмый, дигәннәре шушыдыр. Малай җитлекмичә, 32 атнадан дөньяга килә. Яше тулганда улларының башка балалар кебек хәрәкәт итмәвенә игътибар итеп, табибларга баралар. Озак кына тикшерүләр уздырганнан соң, малайга ДЦП диагнозы куела. Матур хыяллар белән корылган яшь гаилә, башка тормыш белән яши башлый. Айратны йөртергә теләп кайларга гына бармыйлар да, нинди генә дәвалар алып карамыйлар. Люзия баласы белән хастаханәләрдән, тернәкләндерү үзәкләреннән кайтып керми, гаилә башлыгы Айдар көн-төн акча эшли.
– Алга китеш булган кебек тойсак та, улыбызны үз аякларында йөрер дәрәҗәгә китерә алмадык. Үзе утырып тора, аякларында басып тора ала. Без шуңа да шөкер иттек. Ләкин күңел гел яхшысын гына өмет итә, аякка бастырасы килә. Шушы яшькә кадәр өмет белән яшибез, – ди Люзия.
Улларына яшәү көче бирер өчен, алар өйләрендә төрле тренажерлар сатып ала. Өйдә дә, тернәкләндерү үзәкләренә йөреп тә, уллары белән даими шөгыльләнеп торалар.
Бүген Айратка 22 яшь. Әтисе белән әнисе әле дә аны төрле җирләргә йөртә. 18 яше тулганнан соң, башка тернәкләндерү үзәкләренә йөреп булмас инде дигән куркулары да булган. Чөнки балигълык яшенә җиткән ДЦПлы кешеләр өчен республикада андый тернәкләндерүче урыннар юк дәрәҗәсендә. Булганнары да көндез генә эшли. «Эзләнеп карадым, үзебезгә ярый торган тернәкләндерү үзәкләре таба алмадым. Дөресрәге бар алар, түләүле. Ул акчаларны каян табып бетерәсең. Ирем эшләгәнгә яшибез. Кешедән акча сораудан да авыры юк. Бала булганда, акча җыярга була әле. Өлкәнәйгәч, ярдәм итәм, дип торучылар да азая», – ди Люзия.
Алар Теләченең «Батыр» спорт комплексында шөгыльләнә. Шундый балалар өчен районда ЛФК кабинеты ачканнар, сәламәтлеге чикле кешеләр белән инструкторлар шөгыльләнә. Моннан тыш, Айрат мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен булган бочча спорт уены белән дә кызыксына. Улын төрле җирләргә йөртер өчен, Люзия машина йөртергә дә өйрәнгән.
Шигырь җанлы Айрат
Айрат кечкенәдән шигырьләр сөйләргә ярата. Хастаханәләрдән кайтып кермәгән гаилә, вакытны файдалы итеп уздыру өчен, гел китап укыганнар. Ул вакытта планшетлар, телефоннар юк заманнар. Ләкин әнисен гаҗәпкә калдырып, Айратның әкиятләргә исе китмәгән, шигырь укырга кушкан. Бер-ике тапкыр әнисе укыса, өченче тапкырында яртысын Айрат сөйли торган булган. «Бала вакытыннан шигырьләрне бик тиз исендә калдыра», – ди Люзия.
Өйдә торып башлангыч мәктәптә белем алганда, укытучысы да малайда шигырьләргә битараф булмавын күреп, конкурсларда катнашырга кирәген әйтә. «Шагыйрь Рәниф Шәриповның иҗатына багышланган конкурс игълан ителде. Шунда катнашып карамыйсызмы, аның шигырьләрен яки үзең иҗат әсәреңне сөйләргә кирәк», – ди. Укытучының шушы сүзе малайга сәхнәләргә чыгарга бер сәбәп була. Беренче конкурста ук икенче урынны ала. Гадәти балалар арасында урын алуы Айратны тагын да үсендереп җибәрә. «Конкурслар тагын бар бит, матур шигырьләр дә күп, ятлыйм да, тагын катнашып карыйк», – ди Айрат. «Җәлил укулары», «Без бергә» һәм башка шундый конкурсларда катнашып, урыннар яулый.
– Шигырьләрне бик ярата, – ди әнисе. – Ләкин бөтенесен дә ятлый алмый. Укыганда ук әйтә, әни, монысын мин сөйли алмыйм, булмый, ди. Шигырьнең асылына төшенми икән, ул аны йөрәгеннән үткәреп сөйләми. Улым, шушы темага кирәк, әйдә ятлыйк әле дип берәр шигырь укысам, ул аны ятлый, әмма чын күңелдән сөйли алмый, ул аның чыгышыннан ук күренә. Мәҗбүри өйрәнгәннәрне бик тиз оныта. Ә менә күңеленә кереп ятлаган шигырьләрен беркайчан да онытмый. Ничә еллар элек ятлаган булса да, бүген дә сөйләп бирә ала. Хәтта, төнлә уятып сораганда да сөйләргә мөмкин.
Айратның кумиры да бар. Алмаз Мирзаяновның сәхнәләрдә шигырь сөйләгәнен ярата. «Алмаз абый шигырь укыганда тәндәге бөтен күзәнәкләр уяна, ник мин аның кебек сөйли алмыйм?» – дип әнисеннән сораган вакытлары да бар. Андый вакытта әнисе аңа кешеләрнең бер төрле була алмавын аңлата. «Алмаз абыең – үзенчә, син – үзеңчә, һәр кеше үзенчә сөйли. Син укыган шигырьләрне дә башкалар яратып тыңлый», – дип әнисе улын тынычландыргач, Айратка кабат иңнәренә канатлар куела.
Кайвакыт, шигырьләр ятлаганда, басым куярга кирәк урыннарда әнисе үз киңәшләрен бирә. Айрат тыңлап утыра да, тик үзенчә сөйли. Андый вакытларда, чыгыш ясап өйгә кайтканнан соң, әнисе нигә бу урында басым ясамадың, бу урында пауза тотмадың, дисә, Айрат: «Юк, әни, күңелем ничек куша, минем шулай сөйлисем килә», – ди икән.
– Өйрәтеп кенә булмый, үз күңелен тыңлап, йөрәгеннән үткәреп сөйләргә ярата, – ди Люзия.
Хаҗ сәфәре
Айратның күңеле тулы иман. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышанып яши. Үз аяклары белән йөри алмаса да, биш вакыт намазын калдырмый. Якташы, блогер Рәфилә апасы Шәмсетдинова белән аралашып торалар. Аларның хаҗга баруын белеп, Айратның күңеле кузгала. «Әни, әти, минем кебек кешеләр андый җиргә бара аламы, минем дә барасым килә», – дигән сүзләрен ишеткән әти белән әни, улларының теләкләрен үтәү нияте белән шушы изге сәфәр турында кызыксына. 2023 елда Айрат «Татар сүзе» конкурсында катнашып, урын ала. Җиңгәне өчен, акча да бирәләр. «Улым, бу акчага сиңа нәрсә алабыз?» – дип сорый әтисе. «Әти, хаҗ акчасы үз көчең кергән акча булырга тиеш. Мин ул акчага бернәрсә дә алмыйм, хаҗга барырга җыям», – ди Айрат. Шулай итеп, үзенә кергән акчаларны бөртекләп җыя. «Могҗиза» студиясендә чараларда катнашканда да бераз гонорар түләнә. Шуларны да бернәрсәгә тотмый. Улының теләген тормышка ашыру ниятеннән әтисе дә булыша. 2024 елда Айратның бу хыялы чынга аша, алар хаҗ кылырга барып кайта.
Могҗизалы «Могҗиза»
Якуповлар Кәрим Тинчурин исемендәге театрда оешкан «Могҗиза» театр студиясе барлыгын белеп, атна саен Казанга йөри башлыйлар. Айрат анда үзе кебек балалар белән аралашып, күңеленә рәхәтлек ала. Яңа дуслар таба.
– «Могҗиза» студиясе безнең кебек мөмкинлекләре чикле балалар өчен бер могҗиза булды, – ди Люзия. – Хәйрия фондлары чыгышлары өчен бераз акчалата ярдәм дә күрсәткәч, балаларның күңелләре тагын да үсеп китте. Бездә акча эшли башладык дигән шатлыклы уй күңелләренә кереп утырды.
Менә шул эшләп тапкан акчалары үзенә дәвалар өчен акча бик кирәк булса да, Айрат хәер итеп башкаларга да өлеш чыгара. Күптән түгел генә Теләче мәдәният йортында хәйрия концерты оештырганнар. Үзенә дип бирелгән акчаның бер өлешен Аллаһ йортын төзекләндерүгә биргән. Сау-сәламәт булган кешеләргә Айратның бу гамәлләрен үрнәк итеп куярлык.
Ә бит аның үзенә дә бу акчалар бик кирәк. Дәваланырга акча кирәк булгач, район үзәгендә концерт оештыра да бит инде алар. «Килеп утырып, карап киткәндә генә концерт матур, үзең эчендә кайный башласаң бик авыр, – ди Люзия. – Айратның концерт оештырып, сәхнәләрдә шигырьләр сөйлисе килгәч, бу эшкә тәвәкәлләргә булдык. Киңәшләшкәннән соң, «Хәйрия концерты» итәргә дип сөйләштек. Бөтен документ, оештыру эшләрен, финанс мәсьәләсен район хакимияте үз өстенә алды. Концерт оештырырга ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтле без».
Сценариесен Люзия үзе төзи. Күбесенчә Айрат укыган шигырьләргә басым ясыйлар, егетне күбрәк сәхнәгә чыгаралар.
– Баштарак артистлар чакырып кына эшләргә уйлаган идек. Айрат каршы төште. Үзем дә катнашам дигәч, махсус программа төзедек. Әти эшләгән генә җитми, үз көчемне дә кертим ди. Шуңа бу эшкә алындык, – ди Люзия. – Аның уйлары бик көчле. Без гел бергә булгач, бар уен миңа сөйли. Уенда үз көче белән кергән хәләл акча.
Өмет кабат кабынды
Аллаһы Тәгаләнең кодрәте көчле. «Могҗиза» театр студиясенә бергә йөрүче Балык Бистәсе районы егете Илшат белән Айрат якын дуслар. Гаиләләре арасында да җылы дуслык күпере салынган. Бу ике әти-әнине бер язмыш берләштерә – улларын бераз гына булса да аякка бастыру. Илшат бер массажистка йөри башлагач, андагы үзгәрешләрен күреп, өметсезлектән чыгу максаты белән Айратны да алып баралар. Массажист егетнең шифалы куллары нәтиҗәсендә анда да үзгәрешләр барлыкка килә. Өмет чаткысы уяна. Кыргызстаннан килгәнен түземсезләнеп көтеп, аның ярдәменә мохтаҗ кешеләр берләшәләр дә, массажистка фатир яллап, ике-өч айга бер тапкыр массаж алалар.
Гаилә терәге
Айрат гел кеше янында, әти-әнисе аны аралаштырырга тырыша. Төрле чараларга йөриләр, конкурсларда катнашып торалар. Айрат бөтен кеше белән дә иркен аралаша алмый. Үз дулкынында булган кешеләр белән бик тиз уртак тел таба. Кешеләрнең сөйләшкәннәрен тыңлап кына утыра да, күп сөйләшмичә генә бер сүз белән генә үз уйларын әйтеп тә куя. Аның бу сәләтенә бик күпләр аптырый.
Айратның Диләрә исемле сеңлесе дә бар. Аңа 13 яшь, алтынчы класста белем ала. «Кызыбыз сәхнә кешесе түгел. Аңа спорт булсын, – ди Люзия. – Президент исеменә үткәрелгән чараларда да катнашып, урыннар алып кайта. Җаны-тәне белән спортта».
P.S. Айратка ярдәм итәргә теләүчеләр булмый калмас дип без Якуповларның телефоннарын куярга уйлаган идек. Һәркемнең үз проблемасы үзенә җиткән дип, телефоннарын газетага урнаштырудан баш тарттылар.

Лилия Нурмөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев