Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзәк китапханә кызлары солдат егетләргә токмач кисте

Районыбызда махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә багышланган чаралар уздыру дәвам итә.

Әлеге изге эшкә  район үзәк китапханәсендә эшләүче кызлар бердәм кушылып, егетләребезгә токмач кистеләр.

 - Китапханәче кызларыбызны  бердәмлеге, уңганлыклары өчен яратам. Изге эшкә без беренче көннәрдән үк кушылдык:  бердәм булып акча да җыйдык, йон оекбашлар да бәйләдек, гуманитар ярдәм туплауга да зур өлеш керттек.  Бүген токмач кисү эшендә катнашкан  барысына да рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Тутырып җибәргәндә   "Теләче районы Теләче авылы китапханәчеләреннән Илебез тынычлыгы өчен көрәшүче егетләребезгә. Бу догалы ризык сезнең беләкләрегезгә көч, тән сихәте, йөрәкләрегезгә дәрт, Җиңүгә ышаныч өстәсен иде. Туган якларыбызга исән - сау әйләнеп кайтырга язсын!" - дип язачакбыз диде китапханәләр челтәре директоры Резедә Дәүлиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев