Үзәктә – төсләр балкышы
11 март көнне күпмилләтле Үзәк авылы мәдәният йортында “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” дип исемләнгән яшьләр иҗаты фестиваленең соңгы концерты булып үтте.
Түбәндәге фоторәсемнәрдә әлеге тамашаның чагылышын күрәсез. Бу җирлектә дә музыкаль һәм шигъри җанлы яшьләребез үсеп килә. Шунысы сөенечле, аларның күпчелеге авылда төпләнеп,гөрләтеп, әти-әниләрен, якыннарын сабыйлар белән сөендереп яши.
Сауш, Үзәк авыллары яшьләре тәкъдим иткән татар, керәшен һәм таҗик халыкларының йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган фольклор күренешләргә бай булган коцертны, “Ел хатын-кызы – 2023” республика бәйгесе җиңүчесе, авылдашлары Социалистик Хезмәт Герое Гөлбикә апа Кәримова да тамаша кылды. Төп йортка килен төшерү күренешләре табигатьнең илаһи бер мизгелен, төсләр балкышын – Салават күперен хәтерләтте. Фольклор төркемнәрдән тыш, аерым башкаручыларның да сәләтенә, башкару осталыгына һәм активлыгына сокланмый мөмкин түгел. Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Исегезгә төшерәбез, фестиваль республикабызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан , районыбызда яшәүче яшьләрнең рухи һәм иҗади үсешенә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев