Үзара тикшерү үтте
Кичә, ягъни 5 апрель көнне, язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле тракторларның, тагылма машиналарның төзеклеген, амбар хуҗалыкларының әзерлеген тикшерү максатыннан җаваплылыклары чикләнгән “Игенче”, “Август - Теләче”, “Агролак” һәм “Алан” ширкәтләрендә үзара тикшерү узды.
Үзара тикшерү комиссиясен “Татарский” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе каршында эшләп килүче Агрохимия хезмәте үзәге җитәкчесе Әнәс Локманов җитәкләде. Комиссия составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рәис Идрисов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең бүлек җитәкчесе Илфар Баев, “Россельхозцентр”ның район бүлеге җитәкчесе Илдар Галиәхмәтов һәм “Гостехнадзор”ның район бүлеге җитәкчесе Хәмит Нәзиров эшләде.
Тикшерү барышында тракторлар һәм тагылма машиналарның төзеклегенә, хезмәтне саклау мәсәләләренә һәм амбар хуҗалыкларындагы әзерлек эшләренә зур игътибар бирелде.
Үзара тикшерү турында тулырак һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлегенә нинди бәяләр куелуы турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев