Үзебез сайлаган язмыш
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эше вакыт белән исәпләнмәгән. Кеше ял, бәйрәм иткәндә алар хезмәттә кайнап, безнең иминлегебезне саклый. Алай гына түгел, полиция хезмәткәрләре безнең генә түгел башка төбәкләрдә дә тәртипне булдырырга ярдәм итә.
Узган елның июнендә анда район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Зиннатуллин да Дагестан өлкәсенә командировка җибәрелде. Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы шушы вакытта Дагестанда командировкада булган хезмәткәрләрне алыштырырга полиция хезмәткәрләрен җыя, барлый башлый. Командировкага барырга тәкъдим яңгырагач, райондашыбыз Илнар Зиннатуллин кире какмый, юлга әзерләнә башлый. Бу юлы алар республикадан 69 кеше кузгала һәм өч көн юлда булганнан соң тиешле урынга барып җитәләр. Райондашыбыз Илнар Зиннатуллин Дагестан республикасының Унцукуль районының Шамилькала поселогында тора, “Временный” дип исемләнгән поселок янында урнашкан контроль пункта эшли башлый. Хезмәттәшләре белән ул транспортны, пассажирларны, йөк ташый торган машиналарны тикшерә. Тәүлек буе кизүдә торалар. Үзләре арасыннан пешекчеләр билгеләнеп, туклануны көйлиләр.
Райондашыбыз хакында тулырак район газетасының 8 февраль саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев