Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзебезне кайгыртыйк…

Теләче үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда районда, 2 яшүсмер һәм 420 өлкән яшьтәге кеше шикәр чиреннән авырый. Районыбыз табиблары профилактика максатларында авырулар белән әңгәмәләр алып бара.

Белгечләр әйтүенчә сыйфатлы туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару әлеге авырудан саклануда мөһим фактор булып тора. Авырлыкны тиешле дәрәҗәдә тоту, көненә 4 тапкырдан да ким булмаган күләмдә аз порцияләр белән балансланган туклану, тәмәке тартудан, алкогольдән баш тарту, тәүлеклек рационда шикәр һәм тоз куллануны киметү, физик актив тормыш алып бару сәламәт булуга бер адым. 

Шушы көннәрдә хастаханә лабороториясенә кешенең шикәр микъдарын үлчи торган “GH900PLus” җиһаз кайтты. Сәламәтлек саклау министрлыгы аша кайткан медицина җиһазының суммасы бер миллион да 200 мең сумны тәшкил итә. Халыкка күрсәтелгән түләүле хезмәтләр акчасына әлеге медицина җиһазына 393 мең сумлык реактив сатып алынган. Әлеге аппаратура бер тикшергәндә биш анализны тикшерә ала. Нәтиҗәләре махсус экранга чыга һәм принтер аша чыгарыла. Гадәти аппаратура белән чагыштырганда бу кешенең якынча өч ай эчендәге шикәр күләмен күрсәтә. Безнең нәрсә ашауга карап бер көнлек анализлар үзгәрергә мөмкин. Ә биредә исә, гемоглобин өстенә утырган, шикәрләнгән клетканың уртача күрсәткече үлчәнә. Шикәр чире белән исәптә торучыларның дарулар күләмен үзгәртү, анализ ясау өчен кирәк. Шул ук вакытта гади анализ тапшырганда шикләр туган очракта да, бу төгәл нәтиҗә чыгарырга ярдәм итә һәм дә организмда яшеренеп яткан чирне дә вакытында ачыкларга ярдәм итәчәк ди табиблар. 

Шикәр диабетының килеп чыгу сәбәпләренең берсе - симерү. Симерүче кешеләрнең организм күзәнәкләре инсулинга сизгерлеген югалта. Әлеге авырудан да беренче урында профилактика беренче урында тора. Бу дөрес туклану, күбрәк хәрәкәтләнү. Туклануга килгәндә, күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, шикәрсез чәй эчәргә тәкъдим ителә. Макарон эшләнмәләрен, бәрәңге, сөт продукциясенең майсыз төрләрен, тавык, балык ише ризыкны чама белән ашарга, майлы ит, майонез, каймак, колбаса, ак ипи, шикәр, бал, кайнатмалардан, баллы су эчүдән бөтенләй баш тартырга яки бик сирәк кенә кулланырга киңәш итәбез. Барыбыз да сәламәт, яхшы кәефтә булыйк! 

Эльмира Әхмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев