Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Үзем булып яшим!

Республикабызның танылган җырчысы Асия апа Ганиеваның Теләче районы Олы Мәтәскә авылыннан икәнен хәтерли идем. Октябрь аенда районда концерты буласын ишеткәч, үзе белән әңгәмә корып алырга булдым.

- Асия ханым, үзегез белән якыннанрак танышыйк әле.

- Мин 1960 елның 5 октябрендә Олы Мәтәскә авылында туганмын. 1978 елны укуны тәмамлап,  Казанда сөт комбинатына эшкә урнаштым. Сентябрь ае иде ул. Шулай ук, нәкь шушы вакытта  «Маяковский» мәдәният йортына, “Ләйсән” вокаль ансамбленә йөри башладым. Ансамбльне Гүзәл Маликова җитәкли иде.  Мин биредә зур тормыш мәктәбе уздым, дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Язмыш җилләре мине 1982 елны Үзбәкстанның Навои шәһәренә китерде. Биредәге иҗатым  “Бәйрәм”  татар-башкорт ансамблендә дәвам итте,  мин бу елларны  солистка булып куп шәһәрләрдә чыгышлар ясадым әлеге ансамбль белән. Әле дә хәтеремдә, 1990 елларда, Ташкентның  биш мең халыкны үзенә җыя торган “Туркестон”, “Дружбы народов” дигән зур залларында , тере тавышка,  оркестр белән җырлый идек. Ә туган якларыма   1997 елда әйләнеп кайттым һәм Яшел Үзән районындагы Осиново бистәсендә яши башладык. “Майский”  яшелчә комбинатына эшкә урнаштым.  Мәдәният йортында үзешчән сәнгатьтә  бик актив катнашуымны күреп,  җитәкчебез , Ильшат Газимович Ганиев, синең сәләтең бар, әйдә берәр коллектив оештыр әле, дип шушы мәдәният йортына эшкә урнаштырды.  Биредә, сигез ел  “Асылъяр” фольклор ансамблен җитәкләдем. Әлеге ансамбль белән тик ятмадык, даими бәйгеләрдә катнаша идек, ТНВда чыгыш ясадык. Мәсәлән,  Сыктывкарга бик зур конкурска барып 44 коллектив арасында 3 нче урын алганыбыз хәтердә калган.

- Сәхнәне сайлаганыгызга үкенмисезме?

- Ююк, үкенмим, сеңлем,  сәхнәне бик яратам.  Яшьрәк вакытта сәхнәгә йөгереп чыга идем, бенинди каушау юк иде, хәзер бераз каушата. Хәзер дә сольный концертлар куеп йөрим. Күп кенә районнарда, Казанда, Залесныйда хәйрия концертларымны да  эшләдем. Мине Ирек Габдрахманов күреп алып үзенең җырларын тәкъдим итте, хәзер репертуарымда 60 тан артык җыр бар. Яздырмаган матур җырларым да  күп әле. 1980 елларда ук инде профессиональ группалар белән Пенза, Ульяновск, Пермь якларында айлар буена гастрольләрдэ йөре кайта идем. Хәзер дә танылган, зур җырчылар белән гастрольләргә йөрибез. Мурат Гайсин, Ландыш Баһави, Закир һәм Гөлүсә Шахбан , Илсур һәм Мәүлидә Мортазиннар белән Россиянең һәм Татарстанның нинди генә төбәкләрендә булмадык без. Кая гына барсак та бик җылы кабул итәләр, алкышларга кумәләр. 2001,2011 елларда Кәрим Тинчурин бинасында легендар җырчыбыз Әлфия Авзалова белән туганыбыз Сафьян Ибраһимовның иҗат кичәсендә катнашуым белән горурланам. Әлеге кичәдә легендар халык артистлары Мирсәет Сөнгатуллин, Исламия Мәхмүтова, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар һ. б. бик күп танылган шәхесләр катнашкан иде.

 

  • Матур җырлыйсыз! Моң чишмәсе каян килә сезгә?
  • Рәхмәт! Моң кешегә табигатьтән бирелә дип саныйм. Аны бит берничек тә ясап куеп булмый.

- Җырларны ничек сайлыйсыз?

- Үз халәтемә туры килә торган җырларны сайларга тырышам. 

- Бүген эстрадада  барысы да үзен җырчы дип тәкъдим итә. Сезнеңчә, кем ул профессиональ җырчы – махсус музыкаль белемгә ия кешеме, әллә инде моңга бай, сәнгатьне зурлаган, сәхнәне хөрмәт итүчеме?

- Минемчә, әгәр синең табигатьтән бирелгән сәләтең булмаса, каядыр укып чыгып кына да булмыйдыр ул.  Аннан соң бит, күп кенә легендар җырчыларыбыз, укымыйча да, халык исемнәре алдылар. Алар бит халык мәхәббәтен яулаган зур шәһесләр. Ләкин бу сәләтең булса,  укымаска кирәк түгел дип әйтүем түгел - һәрвакыт үз өстеңдә эшләргә кирәк дип саныйм.

 

-Бүгенге көндә ниләр белән шөгельләнәсез?

  • 2010 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Залесный мәдәният үзәгендә узган һәр чарада актив катнашам. Театрда да уйныйм, биим дә, ансамбльдә җырлыйм.  Төрле бәйгеләрдә дә еш катнашабыз. Яңа җырларым Болгар, Саба радиоларында, Мәйдан, ТНВ да, ТМТВ, Туган Тел каналларында еш яңгырый.

- Гаиләгез белән дә таныштырып үтегез инде.

-  Тормыш иптәшем Рафаэль белән 1982 елда өйләнешеп,  Үзбәкстанның Навои шәһәрендә яшәдек. 43 ел булды,  Аллаһка шөкер. Ике малаебыз бар, аларның инде үз тормышлары, гаиләләре белән, аерым яшиләр.

- Алдагы планнарыгыз нинди, Асия апа?

- 5 октябрь көнне  минем 65 яшьлек  юбилеем. Дусларым  туган ягыңда уздырыйк,  дип тәкьдим иттеләр, мин каршы килмәдем. Шуңа күрә шушы көнне Теләче район мәдәния йортында “Яшим әле үзем булып” дип исемләнгән концертым узачак. Концертта иҗатташ дусларым – Гөлүсә һәм Закир Шахбан, Айгөл Нәбиуллина, Илшат Гайнетдинов,  Айдар Шакиров катнашачак. Барлык райондашларымны көтеп калам бу көнне.  Аннары инде 7 октябрь көнне Шыгырдан, ә 30 октябрь көнне Казанда “Юность” концертлар залында узачак концертыбыз. Менә шулай, инде өлкән яшьтә булсам да, Ходай Тәгаләмә мең рәхмәтләр әйтеп,  әле дә иҗатта кайныйм. Тормыш девизым да шундый : “Яшәргә,  алга барырга һәм җиңәргә!»

Зөлфия Ибраһимова.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев