Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Үзешчәннәр чыгышы алкышларга күмелде

24 февраль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләр эшчәнлеген яктырткан отчет-концерт күрсәтелде.

Клуб фойесында кунакларны "Тәмле тамак" берләшмәсенең  тәмледән-тәмле татар халык ризыкларыннан торган күргәзмә каршы алды. 
Клуб мөдире Гыймранова Гөлнур тарафыннан берләшмәләр балалар һәм өлкәннәр өчен аерым алып барыла. Чарада аларның  һәркайсы кыска вакыт эчендә тамашачылар алдында эшчәнлекләрендә иң отышлы дип саналган сәхнә әсәрләрен күрсәттеләр. 
Авыл халкы аеруча "Җәүһәр" фольклор, "Хәят", "Балкыш", "Нур", бию, "Өмет" балалар, "Ташкын" өлкәннәр театр коллективлары, "Асыл" егетләр вокаль ансамбле чыгышларын зур алкышларга күмде.   Кыскасы, берләшмәләргә йөрүче олысы, кечесе бу көнне авыл мәдәният учагын чын мәгьнәсендә "шау" китерде, гөрләтте.
Концерт, хәйрия концерты буларак оештырылу сәбәпле, авыл  җирлеге тарафыннан җыелган матди ярдәм 25 февральдә махсус хәрби операция баручы Украина якларына юлга кузгалачак якташларына тапшырылды.

Зөлфия Мәхмүтова, район мәдәният йорты методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев