Үзешчәннәр чыгышы җылы кабул ителде
29 март көнне авыл мәдәният йортлары берләшмәләренең смотр конкурсы Балыклы авыл мәдәният йортында узды.
Авыл халкы һәм җюри әгъзаларына тәкъдим ителгән программада, берләшмәләрнең балалар һәм өлкәннәр, коллективлар һәм аерым чыгыш ясаучылар эшчәнлеге уңышлы яктыртылды. Сәхнәгә куелган иҗат әсәрләре репертуары, җиһанда хакыймлек итүче изге Рамазан аен исәпкә алып тәкъдим ителде. Шуңадыр, авыл үзешчәннәре чыгышы авыл халкы тарафыннан җылы кабул ителде.
Зөлфия Мәхмүтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев