Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзешчәннәр имтихан тота

2 март көнне клуб берләшмәләре районыбызның Лесной поселогы (мөдире Бәдертдинова В.) һәм Казаклар авылы (мөдире Мөхәммәдиев М.) мәдәният йортларында үз эшләрен авыл халкына тәкьдим иттеләр.

 Лесной бистәсе авыл клубы каршындагы берләшмәләрдән "Тамчы"бию,  "Вдохновение" театр, "Идегәй"фольклор берләшмәләре репертуарындагы иң уңышлы әсәрләр сәхнәдә күрсәтелде. Казаклар авыл клубы каршында эшләп килүче 6 берләшмә арасыннан, "Моң" гармунчылар ансамбле чыгышы аерым игьтибарга  лаек . "Сәхнә" театр, "Җәүһәр" фольклор,  коллективлары сәхнәдә үз  осталыкларын күрсәтсә, "Ахирәтләр" берләшмәсе үз эшен клуб фойесында күркәм  кул эшләре күргәзмәлеге янындагы чыгышлары белән  тамашачыларны каршы алды.

Зөлфия Мәхмүтова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев