Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Вакытыннан алда мәгълүмат бирү һәм пенсияне “бер хәрәкәт” белән билгеләү

2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды пенсияләрне автомат рәвештә билгели башлады. Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүне сорап язган гаризаларын бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон документ формасында юллаган Россия Федерациясе гражданнарына пенсияләр автомат рәвештә билгеләнә. Пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия булучылар әлеге мөмкинлектән файдалана алмый.

2022 елда картлык буенча иминият пенсиясе түбәндәге шартлар үтәлгәндә автомат рәвештә билгеләнә: гражданнар пенсия яшенә җитергә (хатын-кызлар 56яшь 6 ай, ир-атлар 61яшь 6 ай),13 елдан ким булмаган иминият стажы һәм 23,5 пенсия коэффициенты тупларга тиеш.

       Әлеге шартлар үтәлеп, Пенсия фонды мәгълүматларны тикшергәннән соң, гариза бирүче шәхси кабинетына электрон рәвештә пенсия билгеләнү турында хәбәрнамә ала. Гражданның ризалыгын алганнан соң, пенсия гариза бирелгән көннән  (әмма пенсия билгеләугә хокук барлыкка килгән көннән иртәрәк тугел) билгеләнә. Шуннан соң пенсия билгеләнү турында мәгълүмат дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетта күренә.

       Исегезгә төшерәбез: булачак пенсия күләменә тәэсир итү мөмкинлеге тудыру максатыннан чыгып, 2022 елның 1 гыйнварыннан 155 номерлы Россия Федерациясенең кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турындагы Федераль  закон кабул ителде. Аның яктылыгында Пенсия фонды ел башыннан гражданнарга пенсия тупланмалары һәм картлык буенча иминият пенсиясе билгеләүгә пенсия хокуклары турында мәгълүмат бирә башлады.

          Мәгълумат түбәндәге тәртиптә таратыла:

        Ир-атларга 45, хатын-кызларга 40 яшь тулганнан соң, аларга һәр 3 ел саен булачак пенсияләренең күләме һәм пенсия тупланмаларының суммасы турында мәгълүмат җибәрелеп барачак.

        Мәгълүматлаштыру дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша башкарыла, бердәм мәгълүмат системасында теркәлү үтмәүчеләр мәгълүматны Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итеп белешә алалар.

        Кабул ителгән пенсия яшенә - 60 һәм 65 яшькә җитү сәбәпле картлык буенча пенсия шулай ук проактив  тәртиптә автомат режимда башкарыла. Гражданнарга Пенсия фондына ризалыкларын белдереп хәбәр итергә генә кирәк булачак.

       Бугенге көнгә 40  яки 45 яшькә җиткән 19 меңгә якын кеше хәзерге вакытка  формалашкан пенсияләре һәм пенсия тупланмалары хакында мәгълүмат алды инде.

       Пенсия фонды җибәргән мәгълүмат хатында гражданнар картлык буенча пенсиягә чыгу хокукы бирү шартлары белән таныша, пенсиягә чыгар өчен тагын күпме стаж тупларга кирәклеген ачыклый алалар, шулай ук булачак пенсия күләмен дә күрәләр.

       Шул юл белән проактив мәгълүмат  тарату гражданнарга  алдан ук пенсия хокукларын бәяләргә, кирәк булган очракта аны арттыру юлларыннан файдаланырга, хезмәт стажы  һәм пенсия коэффициенты периодларын ачыкларга, шулай ук Пенсия фондында формалашкан пенсия тупланмалары күләмен белергә мөмкинлек бирә.                                                                                                                                    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев