Ватан нидән башлана?
22 февраль көнне район мәдәният йортында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан зур бәйрәм концерты булып үтте.
Илнария Заһидуллина һәм Илсаф Тимербаев тарихи мәгълүматлар белән баетып, аһәңле итеп алып барган концертта дистәләгән сәнгать коллективы катнашты. Алар арасында балалар коллективлары булуы аеруча куанычлы. Концертны “Наша Армия самая сильная” җыры белән башлап җибәргән балалар хоры, “Мисолька”, “Кояшкай” вокаль ансамбльләре, “Фантазия”, “Сюрприз” , “Чулпан” бию төркемнәре, нәфис сүз осталары Сәит Кәримов белән Камил Галимбәковлар әнә шундыйлардан. Тамашачылар нык алкышлады үзләрен. Бу хакта чарага килүчеләрне бәйрәм белән котларга сәхнәгә күтәрелгән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов та ассызыклап үтте.
- Украинада махсус операция барган бу көннәрдә аларның ата-бабаларыбызның, бүгенге хәрбиләребезнең батырлыгын искә алып, хәрби темага күргәзмәләр оештырып, ватанпәрвәрлек турында җырлар, хәрби биюләр башкарып үсүе күңелле күренеш. Тамашачылар арасында да укучы балаларның шактый булуы икеләтә куанычлы. Бүгенге вәзгыятьтә үсеп килүче буынны әнә шундый рухта тәрбияләү зарур, - диде ул.
Моннан тыш, ул залда Украинада махсус операциядә булган райондашларыбызның әтиәниләре, хәләл җефетләре, якыннары һәм чираттагы ялга кайткан хәрбиләрнең булуын әйтеп, аларга зур рәхмәт белдерде. Соңыннан ул Украинада махсус операциядә булган якташларыбызга нык ярдәм иткән, халыктан, оешмапредприятиеләрдән җыелган гуманитар ярдәмне илтеп биргән шәхси эшмәкәрләргә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә рәхмәт хатларын, 1986 елда Чернобыль атом станциясендә килеп чыккан һәлакәт нәтиҗәләрен юк итүдә катнашкан Үзәк бистәсендә яшәүче Марс Кыямовка һәм Теләче авылында яшәүче яшь гаиләгә - Мөбәрәкшиннар гаиләсенә федераль программа нигезендә торак сатып алу, төзү өчен бирелгән акчалата ярдәмнең сертификатын тапшырды.
Зур бәйрәм концертының уңышлы килеп чыгуында өлкән башкаручыларның да өлеше аз түгел. Алар башкарган “Юкка түгел”, “У солдата выходной”, “Полюшка”, “Әйләнеп кайтыгыз”, “Татбригада сугышчылары җыры”, “Надеҗда”, “Выйду ночью в поле с конем” җырлары, “Летчицы”, “Армейский танец”, “Смуглянка”, “Эх яблочко” биюләре без балачакта, яшүсмер чорда тыңлап, җырлап, биеп үскән җырлар һәм биюләр. Алар күңелгә шул кадәр тансык, үзгә бер рәхәтлек бирделәр. Чын мәгънәсендә халыкныкына әверелгән һәм аның күңеленнән мәңге китмәс ошбу сәнгать җәүһәрләрен “Ак калфак” бию коллективы, “Яшьлек”, “Лира” вокаль ансамбльләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге егетләре, район газ хуҗалыгының “Шәп егетләр” ансамбльләре, “Сударушка” рус халык фольклор ансамбле, республикабызның Атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова җитәкчелегендәге вокаль - инструменталь ансамбль җиренә җиткереп башкарды. Соңыннан Әлфия ханым “Вперед, Россия!” җырын башкарганда күңел бай тарихлы илебез, аның җиңелү белмәс батыр уллары өчен горурлык хисләре белән тулды. Бу минутларда 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненең чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәменә әверелүен аңлавы авыр түгел иде. Бүген без авыр сынаулар вакытында туган җирне саклауга күтәрелгән атабабаларыбызның үлемсез батырлыгы, туган илгә намуслы хезмәт итүе, хәрби традицияләрнең варислары булуы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Бу көн киләчәктә дә Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге һәм бүгенге көн батырлыклары символы булып калсын.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев