Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Вертолет төзергә чакыралар

Бүген, ягъни 12 март көнне, “Киләчәк” яшьләр үзәгендә Казан вертолет заводы акционерлык җәмгыяте вәкилләре белән очрашу булып үтте. Әлеге очрашуга районның мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы райондашларыбыз, авыл җирлекләре башлыклары чакырулы иде.

Чараны кереш сүз белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов башлап җибәрде. Аннары сүз данлыклы заводның персонал белән эшләү буенча директоры Николай Липатовка бирелде. Николай Геннадиевич үзенең чыгышында райондашларыбызны заводка эшкә чакырды. Мәсәлән, бүген заводка СПУ операторы-көйләүчесе, җыючы-чүкүче, слесарь, металл буенча буяучы, электрогаз белән эретеп ябыштыручы, сатып алулар буенча инженер, токарь, фрезеровщик, калай остасы, монтажник, ОТК контролеры һәм пешекче буларак эшкә урнашырга мөмкин. 

Хезмәт хакы 150 мең сумга кадәр. Эшкә урнашу Россия Федерациясе Хезмәт Кодексы нигезендә башкарыла. Киңәйтелгән социаль пакет. Читтән килүчеләргә торак арендалау өчен 10000 сум күләмендә компенсация бирелә.  Шунысы игътибарга лаек, заводка каршындагы укыту үзәгендә укып, һөнәр үзләштерергә була. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы яшьләребез колагына! Быел яңа уку елы алдыннан биредә яңа укыту үзәге ачылачак. Стипендия күләме 45 мең сум.  Казан шәһәре, Тецевская урамы, 14 йорт, заводка керү юлы, 2 кат, 201 бүлмә. Белешмәләр өчен телефоннар:  550-01-65; 549-41-05; 549-41-49; 8987281-69-40; 8987281-69-40.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев