Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветеран җитәкчеләр - экскурсиядә

Бүген, ягъни 29 июнь көнне, агросәнәгать тармагында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветеран җитәкчеләр өчен экскурсия үткәрелде.

Алар, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов озатуында җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында 504 баш савым сыерына исәпләнеп төзелгән, үз саву залы булган һәм заманча цифрлы технологияләргә нигезләнеп эшләүче терлек торагында һәм җаваплылыгы чикләнгән “Теләче - Август” ширкәтенең иген басуларында булдылар. Йөреш вакытында ветеран җитәкчеләр белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов очрашты,  аларны районның көндәлек тормышы белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.  

Фәнил Гаязов.

Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев