Ветеран әле дә хезмәттә
Бүгенге көндә Олы Нырсы авылында яшәүче сугыш ветераны Алексей Писарев күпләргә үрнәк.
к. Өлкән яшьтә булуына карамастан, бакчада эшләргә ярата. Үз хуҗалыгында эшләү аның өчен ял. Спортны яшьтән үз иткән ветеран сәламәт яшәү яклы. Алдагы елларда авылдашлары аның кышын чаңгыда, тимераякта, җәйләрен велосипедта, мотоциклда йөргәнен яхшы хәтерли. Тәмәке тартмый, һәрчак хәрәкәттә, яхшы, күтәренке кәефтә йөри. Балалары утыртып киткән яшелчәләрне дә барлап, караштырып тора. Олы Мирәтәк авылында туып үскән егетне хуҗалыкта эшләп йөргән җиреннән сугышка алалар. Ульяновск шәһәрендә танк училищесында кыска срокларда әзерлек курслары уза. Аларның полкы Сталинград фронтында оборона тота. 1943 елда сугышка чыгып киткән Алексей Писарев, Япония самурайларын җиңгәннән соң, туган ягына 1951 елда әйләнеп кайта. Арчада механизаторлар курсын тәмамлап кайткач, басу-кырларда икмәк үстерә. Бригадир вазыйфасын да башкара. Умартачылык тармагында да нәтиҗәле эшли. Лаеклы ялга чыккач та, туган иленә хезмәт итүдән туктамый.
Эльмира Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев