Ветеранның туган көне
Түбән Саурыш авылында яшәүче сугыш ветераны Муса Шәрипов бүген үзенең туган көнен билгеләп уза.
Аны гомер бәйрәме белән якыннары гына түгел, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргат Җамалетдинов тәбрик итте. Алар ветеранга истәлекле бүләк тапшырып изге теләкләрен җиткерделәр.
Муса абый бүген якыннарының игътибарын тоеп гомер кичерә. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Муса абый икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Яралары сызланса да, тыныч тормышта да хезмәттә була. 40 ел гомерен чылбырлы тракторда эшләп үткәрә. Эльмира Әхмәтҗанова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев