Волейбол ярышлары бара
Бу минутларда «Батыр» спорткомплексында сугыш хәрәкәтләрендә хәлак булганнар истәлегенә волейбол буенча Теләче районы беренчелегенә ярышлар бара.
Барлыгы 4 команда: Теләче, Әтнә, Арча, Саба командалары ветераннары көч сынаша. Ярышларның ачылыш тантанасында Теләче муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, Әфган сугышы ветераннарың Теләче бүлекчәсе җитәкчесе Айдар Галимжанов, Әфган сугышы ветераннары катнашты.
Алинә Шәмәрданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев