“Волга” яшьләр үзәгендә узган өч көнлек форумда катнаштылар
Күптән түгел, «Киләчәк» яшьләр үзәгендә Габдулла Тукай исемендәге XV махсус нәфис сүз конкурсының муниципаль этабы булып узган иде. Бәйгенең җиңүчеләре Теләче мәктәбендә белем алучы Данияр Әхмәтвәлиев, Шәтке мәктәбеннән Сәмирә Вәлимухамметова, Баландыштан Фәридә Җаббарова “Волга” яшьләр үзәгендә узган өч көнлек форумда катнашып кайттылар.
- Безгә бик ошады! Әлегедәй бәйгеләрне оештыручыларга рәхмәт, анда балалар үзләренең талантларын күрсәтә алды, танылган шәхесләр белән очрашты. Мондый чаралар күбрәк булсын иде!, - диде укучылар.
Бәйге ТР Рәисе хозурындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе тарафыннан оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев