Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Алан фельдшер - акушерлык пункты шәфкать туташы Гомәрова Рузалия Гыйльфан кызы киңәшләре

Сәламәт туклану - кешенең тереклек эшчәнлеге нигезе һәм авырулар куркынычын киметүгә һәм актив озак яшәүгә ярдәм итә торган мөһим фактор. Дөрес туклану ни өчен мөһим? Яңа ел ялларында ничек тукланырга? Бу хакта Алан фельдшер - акушерлык пункты шәфкать туташы Гомәрова Рузалия Гыйльфан кызы киңәшләрен тыңлыйк.

- Тулы һәм сыйфатлы туклануның әһәмиятен аңлау - тормышның сыйфатын яхшыртуга ачкыч. Ул организмны кирәкле макро- һәм микроэлементлар белән тәэмин итә, физик һәм акыл активлыгына ярдәм итә һәм гомер озынлыгын арттыруга булыша. Туклану кешенең яшәү рәвешенә, физик активлык дәрәҗәсенә, яшенә, җенесенә һәм сәламәтлекнең гомуми торышына туры килергә тиеш. Сәламәт булу   туклану продуктлары сыйфатына, аларның санына һәм аларны кабул итү вакытына бәйле.  

Ә  Яңа елны каршы алганнан соң  ашказанына ял көне билгеләргә тәкъдим итәм. Ул көнне кефир, шикәрсез йогуртта, яшелчә-җимеш кенә ашап торырга, шулай ук күбрәк хәрәкәтләнергә киңәш итәм. Беренче, икенче гыйнварда, гадәттә, күп ашала. Өченче гыйнварда ашказанны ял иттерергә кирәк. Хәрәкәтләнү дигәннән, ниндидер җитди спорт төре белән шөгельләнергә дип уйларга кирәкми, урамга чыгып кызу - кызу  атлап йөрү, бассейнга барып йөзеп, яисә чаңгыда йөреп кайту да җитә.

Ә Яңа ел табынында бәләкәерәк тәлинкәдән ашарга кирәк. Организмны алдау өчен бәләкәй генә хәйләкәр алымнар кулланып була. Ашыгып ашамаска тырышыгыз. Яңа ел табынына кадәр иртән әйбәт  итеп иртәнге ашны ашарга һәм көне буе аз-азлап берничә тапкыр капкалап алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев