Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәйрия концерты узды

5 май көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында өлешчә мобилизациядә булган якташларыбызга, аларның гаиләренә матди ярдәм итү йөзеннән хәйрия концерты күрсәтелде.

Өч сәгать дәвам иткән җылы, ихлас һәм зур тәрбия мәгънәгә ия булган концертны Югары Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе педагоглары һәм укытучылары күрсәтте. Шулай ук әлеге күркәм һәм үрнәк чарадан ике җирлекнең сәләтле яшьләре дә читтә калмады.

Концертка Югары һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлекләреннән өлешчә мобилизациядә булган ир - егетләрнең әти-әниләре,  хәләл җефетләре һәм якыннары чакырулы иде. Бәйрәм концертын әтисе Илшат әфәнде һәм якыннары белән өлешчә операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Казаклар авылы егете Азат Гыйльметдинов та тамаша кылды.

Билет сатудан җыелган иганә акчалары бүген мобилизациядә булган ир-егетләрнең әти-әниләренә һәм туганнарына тапшырылды. Аларны ияләренә иң изге теләкләр һәм шәхси истәлек-кичерешләр белән Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Гөлшат Миңнекәева тапшырды. Моннан тыш, кыска сроклы ялга кайткан Азат Гыйльметдинов  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә  белем алучы укучы кызлар чиккән кулъяулыкка да ия булды. Әлеге мәктәп укытучысы Наилә Мөхәмәдиева тарафыннан укылган кулъяулык турындагы тәэсирле шигырь дә аның күңелендә озак сакланыр әле.

Шунысы игътибарга лаек, әлеге концерт программасы апрель азагында Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында күрсәтелгән иде инде. Биредә дә билет сатудан кергән акчалар әлеге җирлектән өлешчә мобилизациягә киткән ир-егетләрнең әти-әниләренә һәм якыннарында тапшырылган. Әйтүләренчә, тәүге концертны кыска вакытлы ялган кайткан Рөстәм Нәбиуллин да тамаша кылган. 29 апрель көнне ул кабат махсус операциягә юл алган.

Күз яшьләресез генә узмаган һәм башкаларга үрнәк булырлык концерт турында тулырак ”Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев