Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Хакатон» республика конкурсының район туры узды

Теләче урта мәктәбендә цифрлы чишелешләр эшләү буенча «Хакатон» республика конкурсының район туры узды.

Әлеге проект районнар соравы буенча, яшьләрне ИТ-чишелешләр эшләүгә җәлеп итү өчен, “Югары технологияләр өлкәсендә эшләп килүче “ИТ-парк” һәм “Точка кипения - Казан” белән берлектә «Tatar Hack» конкурслары сериясен үткәрә. Уен вакытында 6-11 сыйныф укучылары һәм 1-2 курс студентлары, командаларга берләшеп, цифрлы технологияләр ярдәмендә шәһәр - район проблемаларын хәл итүне эзлиләр. Бүгенге уенда да районның 13 командасы төрле проект эшләрен башкарып, зур сәхнәгә чыгып, хөкемдарлар алдында аларны яклады. Проектлар нәкъ менә замана проблемасын – заманча чишелеш юлларын эзләүгә багышлап төзелергә тиеш иде. Һәм укучылар моны булдырып чыга да  алды. Күпчелек проектлар районда туристик маршрут булдыру яклы иде. Проектларның иң-иңнәрен  ИТ-парк бизнес-инкубаторының әйдәп баручы проект менеджеры Аяз Илмар улы Сарваров һәм район мәгариф бүлеге башлыгы Карпова Наталья Владимировна бәяләде. Көне буена сузылган республикакүләм уен-ярышның нәтиҗәлре түбәндәгечә билгеләнде. 1 урынга Теләче урта мәктәбе командасы, 2 урынга Иске Җөри урта мәктәбе командасы, 3 урынга Олы Мәтәскә урта мәктәбе укучылары командасы лаек дип табылды. Җиңүче командаларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Барлык катнашучы укучыларга рәхмәт җиткереп, җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз! “TATAR HACK” Татарстан Республикасының барлыгы 15 районында оештырылачак дип фаразлана. 
Лилия Кыямова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев