ХАЛЫК СЫНАМЫШЛАРЫ
14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.
16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса - көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.
17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса - кыш суык була.
19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер.
20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар.
21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр. 25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев