Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты фестивалендә

18 март көнне Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтында «Этномириада» - халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестивале гала-концерты узды.

 Биредә 1нче сайлап алу турыннан узган үзешчәннәр катнашты. Алар арасында райондашларыбыз да уңышлы чыгыш ясап җиңүләр белән кайтты.
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Дилә Ногманова (җитәкчесе Гөлфия Моталлапова, концертмейстеры Рамиль Касыймов) вокал номинациясендә II дәрәҗә лауреат дип табылды.
Субаш авыл клубы каршында эшләп килүче "Нардуган" керәшен халык фольклор ансамбле (җитәкчеләре Татьяна Романова, Лидия Петрова) фольклор ансамбльләр номинациясендә жюри тарафыннан I дәрәҗәгә дипломга лаек дип табылып җинү яулады.
Үзешчән райондашларыбызны чын күңелдән тәбрик итеп, киләчәктә яңа үрләр һәм җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев