Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хәрәкәттә - бәрәкәт

Сәламәтлекне һәр кеше үзенчә аңлый һәм сәламәт булырга омтыла. Моның өчен гел хәрәкәттә булырга, начар гадәтләрдән арынырга, дөрес тукланырга кирәк.

К а р а ш и р м ә а в ы л ы н д а яшәүче Идрис абый Хабибуллин ел әйләнәсе велосипедта дип әйтсәк тә ялгыш булмас. Райондашларыбызның игътибар иткәне бардыр, аның маршруты күбесенчә Караширмә - Теләче, Үзәк, Иске Җөри.

1953 елда Караширмә авылында дөньяга килә ул. Кечкенәдән хезмәт сөеп үсә. Олыгаеп, эшкә ярый башлагач, “Ленин” исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында хезмәт юлын башлап җибәрә. Лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Хуҗалыкның легендар төзүчесе Нотфулла Ибраһимовның кул астында эшләргә туры килә аңа. Алар хуҗалыкта яңа объектлар төзүдән тыш, искеләрен дә капиталь ремонтлыйлар. “Җитәкчебез бик яхшы кеше иде, гомерем буе плотник бригадасында хезмәт куйдым”, - дип ул вакытларны искә алып узды Идрис абый.

"Көненә 90 чакрым юл узган чакларым да булды. Аллаһка мең шөкер шушы велосипедым белән кирәк җиремә йөреп торам. Үзе җиңел, скоростьлы. Нинди тизлек белән барганын күрсәтүче җайланмасы да бар”, - ди ул. Әле күптән түгел Саба районы Нырты авылында яшәүче дустының да хәлен белеп кайткан. Идрис абый ашыкмый, еш кына Теләчегә дә менеп төшкәли. Иске Җөригә дә барып килә икән. Караширмә - Мамалай - Бигәнәй - Сатыш - Орымширмә - Караширмә маршрутын ул сәгать тә 30 минутта уза икән.

“Райондашларыма әйтер сүзем шул: хәрәкәттә булырга кирәк. Хәрәкәттә - бәрәкәт, велосипедта йөрисезме, җәяүме. Бөтен авыруларны тарата”, - дип безнең белән саубуллашып, юлын дәвам итте ул.

Ленар Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев