Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең район этабы узды

Бүген, ягъни 20 апрель көнне, “Батыр” спорт комплексында республика бәйгесенең район этабы булып үтте. Уку елы азагында үткәрелүче традицион бәйгедә барлыгы 10 мәктәп командасы катнашты.

Ярышта мәктәпләр данын 9 яшьтән 11 яшькә кадәр булган ике малай, ике кыз яклый. Бәйгедә укучылар дүрт бирем буенча һәм иҗади бәйгедә көч сынаштылар. Биремнәр нигезендә укучыларның юл йөрү һәм тормыш куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, беренче ярдәм күрсәтү тәртипләрен ни дәрәҗәдә белүләре, фигуралы итеп велосипедта йөрү осталыклары тикшерелде. 

Балалар мәгълүм биремнәрне тиз итеп, зур осталык һәм төгәллек белән башкардылар. Бу хакта җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында район балалар иҗат йорты методисты Сәйдә Закирова белән “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге Гүзәл Ягъфәрова һәм ЮХДИның район бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы, полиция өлкән лейтенанты Илнур Кәримуллин да ассызыклап үтте. 

Ярты көн дәвам иткән  ярыш вакытында иң-инәр дип Теләче урта, Баландыш төп, Олы Мәтәскә урта, Сауш төп һәм Иске Җөри урта мәктәбе укучылары табылды. Ә иҗади бәйгедә призлы урыннарга Үзәк урта, Әбде төп һәм Алан урта мәктәбе укучылары лаек булдылар.

Җиңүчеләрне һәм призлы урынга лаек булган командаларга район мәгариф бүлеге, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районы бүлеге һәм  ЮХИДИның район бүлекчәсе җитәкчеләре тарафыннан имзаланган Мактау грамоталары тапшырылды.  Призлы урыннарны яулаган командаларга  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учрежденисенең Саба район бүлеге тарафыннан әзерләнгән  медальләр, Кубоклар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылса, укучылар исә яктылык кайтару элементлары булган юл-кирәк яраклары белән бүләкләнделәр.

“Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесенең май аенда Казанда узачак республика этабында районыбыз данын бүгенге бәйгенең җиңүчесе - Теләче урта мәктәбе командасы  яклаячак. Аларга әлеге бәйгедә дә уңышлар һәм исән-имин чыгыш ясап кайтуларын теләп калабыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев