Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Хезмәт стажы 45 ел

Олы Тиләҗе авылында гомер итүче Хайруллин Раиф Гаптерәүф улы кечкенәдән техникага гашыйк була.

1960 елда өченче бала булып дөньяга килә. Хуҗалыктагы абыйлары кебек укучы Раиф та шофёр булырга хыяллана. Башлангыч белемне Олы Тиләҗе авылында алганнан соң, Иске Җөри урта мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлап, тракторчы курсларына языла. Курсларны үзләштергәннән соң, бер ел тракторда хезмәт куярга туры килә аңа. Армия сафларына алынган егеткә авторотада шофёр булып хезмәт итү бәхете елмая. Хәрби хезмәттә чыныгып кайткан яшь шофёрга “Муса Җәлил” күмәк хуҗалыгы җитәкчелеге “ГАЗ” автомобилен ышанып тапшыра. Соңрак аңа “ЗИЛ” маркалы самосвалда да хезмәт куярга туры килә. Лаеклы ялга чыкканчы, хезмәт юлының соңгы 20 елын ул “КамАЗ” машинасында эшли.

“Хезмәттәш иптәшләрем белән гел ярдәмләшеп эшләдем, күңелле чаклар иде”, - дип искә алды Раиф абый хезмәт юлына тукталып. “Бер елны “ГАЗ-53” машинасы белән Ленинград шәһәренә барырга туры килде. Юл ерак булса да, хәвеф-хәтәрсез әйләнеп кайттык. Юлларда сак һәм игътибарлы булу сорала. Бигрәк тә хәзерге заман юлларында. Шофёрлар көне уңаеннан барлык машина йөртүчеләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, исәнимин йөрүләрен теләп калам”, - дип әңгәмәсен йомгаклады тәҗрибәле хезмәт ветераны Раиф абый Хайруллин.

Ленар Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев