Хезмәте рәхәтлек бирә
Г ө л г е н ә М а р с е л ь к ы з ы Галиәхмәтова авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә, фермерларга, шәхси хуҗалык алып баручыларга аеруча якын.
Район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе буларак аңа төрледән-төрле хисаплар, аларны формалаштыру, субсидия документларын җыеп, министрлыкка тапшыру белән дә шөгыльләнергә туры килә. Бу эшләрне белеп, аңлап, җиренә җиткереп башкара. Әлеге вазифада 2011 елдан бирле хезмәт куя. “Күңел биреп эшләгәч, азактан алар рәхәтлек, җан тынычлыгы бирәләр. Үземне һәрнәрсәне эш аркылы тәртипләп башкарырга җитәкчебез Ралиф Ханифович өйрәтте”, - ди бу хакта районыбызның Югары Кибәхуҗа авылында туып, Теләче авылында үскән, яшьлегендә Казанда югары уку йортында икътисадчы һөнәрен үзләштергән Гөлгенә ханым. “Россельхозцентр”ның район бүлеген җитәкләүче тормыш иптәше Илдар белән бер даирәдә эшләгәнлектән, шатлык-борчулары да уртак, килеп туган хәлдә чишелеш юлларын да бергәләп эзлиләр. Дус-тату гаиләдә бер ул һәм кыз үсә.
Фәнил Нигъмәтҗанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев