Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Хезмәттә үткән гомер

В.В.Путин 2023 елны Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте. Чынлап та, ил башлыгының мондый карары тикмәгә генә түгел. Игелекле һөнәр ияләренә игътибарыбызны тагын да арттырырга кирәклеген күздә тотып ясалгандыр дип уйлыйм мин моны.

Әйе, Укытучы ул – изге һөнәр. Укытучы исеменә лаек булу ул – зур бер батырлык дип әйтер идем мин. Бүгенге язмам герое да нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган шәхес. Закирова Фәния Мөнир кызы – минем укытучым гына түгел, ә сыйныф җитәкчем дә, дөресрәге, икенче әнием. Аның турында күбрәк беләсе килү теләге туып укытучым белән әңгәмә кордым.

 - Фәния Мөнировна, иң элек сезнең балачак вакытларыгызга кайтып килик әле.

- Мин үзем бу яклардан түгел бит, сеңлем. Бай табигатьле, Идел елгасы буенда урнашкан Кама Тамагы районы Келәнче авылында язгы табигать яшәргән мизгелләрдә гади колхозчылар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгәнмен.

- Укытучы булу теләге кайчан туды?

- Әйе, кечкенәдән гел укытучы булырга хыялландым. Күршетирәбездәге балаларны җыеп, кулыма указка тотып, аларга дәрес бирүләрем әле дә күз алдымда тора.(Көлә). Шушы хыял мине 1981 елда Казан дәүләт педагогия институтына алып килде. Биредә тарихфилология факультетын тәмамлап, 1986 елда беренче хезмәт юлымны Теләче районы Югары Кибәхуҗа мәктәбендә башладым.

Фәния Мөнир кызы белән әңгәмәне тулырак район газетасының 23 август саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев