Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа елның тәүге ярышы узды

Бүген, ягъни 7 гыйнвар көнне, ДОСААФ оешмасы янәшәсендә урнашкан картинг мәйданчыгында Теләче районының яңадан торгызылуына 30 ел тулу уңаеннан район беренчелегенә картинг спорты буенча ачык турнир үткәрелде.

Ярышта Саба, Балтач, Арча, Лаеш һәм Теләче районнарының яшь картингчылары катнашты. Яңа елның тәүге һәм кабатланмас ярышын тантаналы шартларда муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән ДОСААФ оешмасының республика җитәкчесе урынбасары Әнәс Маннанов ачып җибәрде.

Көн буе дәвам иткән киеренке һәм мавыктыргыч ярышның  соңгы нәтиҗәләр буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 

 «Хонда GX-200» классы яшь егетләр 1 урын - Валишин Йосыф (ДОСААФ Балтач) 2 урын - Сахабиев Данис (ДОСААФ Теләче) 3 урын - Заһидуллин Саит (ДОСААФ Теләче);

Кызлар 1 урын - Сафаргалеева Айдина («Лидер» Картинг-клубы Лаеш) 2 урын - Хәсәнова Залина (Балтач ДОСААФ) 3 урын - Гарифуллина Руфиня (ДОСААФ Теләче);

«Минск-125» классы 1 урын - Хәйруллин Ислам (ДОСААФ Балтач) 2 урын - Хәйруллин Әмир (Балтач ДОСААФ) 3 урын - Мөхәммәтҗанов Азат (ДОСААФ Балтач);

“Стриж” классы 1 урын - Гәрәев Артур (Б.Сабы «Торнадо») 2 урын - Насыйбуллин Данис ("Торнадо" Б.Саба) 3 урын - Гарифуллин Данияр (Балтач ДОСААФ);

«Хонда 270» классы 1 урын - Лотфуллин Адель («Фотон» Арча ДОСААФ һәм ДШ) 2 урын - Гәрәев Наил (Балтач ДОСААФ) 3 урын - Шәйдуллин Тимур (ДОСААФ Теләче);

Команда зачетында: 1 урынны Балтач ДОСААФ командасы алды ,2 урын - ДОСААФ Теләче командасында, 3 урында -  Саба "Торнадо" командасы. 

Ф.Нигмәтҗанов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев