Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яңа комплекс- яңа мөмкинлекләр

Август башында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтендә саву залы булган 1 мең башка исәпләнгән сыерлар төзергә керештеләр.

Аны подрядчы оешма буларак төзелеш эшендә зур тәҗрибәсе булган җаваплылыгы чикләнгән “Приор +” ширкәте эшчеләре төзи. Фоторәсемнәрдән күренгәнчә, бу көннәрдә алар нигез салу белән мәшгуль. Дистә ел ел элек Киров өлкәсендә оешкан һәм гамәләгә куелган “Приор +” ширкәте төзелеш бизнесында сыйфатлы эш  һәм юнь бәяләр белән зур ышаныч яулаган ширкәтләрнең берсе. Балыклы авылы янәшәсендә урын алачак сөтчелек комплексы Татарстанда алар тарафыннан төзелә торган объектларның өченчесе.  Бүген без аларны җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте базасында 504 баш савым сыерына исәпләнгән, үз саву залы булган телек торак төзеп килүен беләбез. Өченчесе – Алексеевск районындагысы - төзелеп бетеп, файдалануга ташырылган инде.

Бу уңайдан муниципаль район башлыгы узган атнада “Агролак” ширкәтендә узган киңәшмәдә сөтчелек комплексларын төзүгә үзенең хәе-фатихасын биреп: “Яңа комплекс – яңа мөкинлекләр ул. Төзеп бетереп, мул сөт сава башлагач: “Ник алданрак төземәдек икән?” -  дип үкенү хисләре кичерерсез әле”, - дип белдерде.

Участок мастеры Илгиз Габбасов ассызыклап узганча, хәзер биредә 12 кеше хезмәт куя. Участокта ике “КамАЗ” автомобиле, ике эксковатор эшкә җәлеп ителгән.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев